Татар теле курслары – 2025
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасы халкы өчен түләүсез татар теле курслары башлана. Бу курслар 2 айга исәпләнелгән, 2025 елның 1 октябрендә башланып, 28 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Тыңлаучылар, тел белү дәрәҗәсенә карап, төркемнәргә бүленәчәк: башлангыч һәм дәвам итүче.
Дәресләрнең вакыты – атнага 3 тапкыр, 18.00 — 20.15.
Курслардан соң, махсус тест үтеп, татар теле курсларын тәмамлау турында сертификат биреләчәк.
Оештырылган төркемнәрнең исемлекләре, дәресләр расписаниесе, аудиторияләрнең номерлары һәм укытучылар турында мәгълүмат КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 1 нче катындагы белдерүләр тактасына урнаштырылачак.
Дәресләргә паспорт (бинага керү өчен), дәфтәр, ручка алып килергә кирәк.
Курска язылу өчен, түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/68bfd77402848fff3dce0661/
Безнең белән элемтә: 420021, Казан ш., Татарстан ур., 2 нче йорт, 213 каб. тел.: +7 (843) 206-52-30 (доб: 5516, 5518, 5555).
Центр профессионального развития «Дулкын» ИФМК КФУ
Последние новости:
Повышение профессиональных компетенций учителей
09.10.2026
В ИФМК КФУ прошли учения по эвакуации преподавателей и студентов
09.10.2026
В ИФМК КФУ состоялся международный научный семинар с участием директора Института языкознания Российской академии наук
Казань объединила молодых ученых исламского мира: как прошел IV Молодежный научный конгресс ОИС
09.10.2026
“Кальбендә – сүз кадере”
09.10.2026
