Татар теленнән укучыларның регионара олимпиадасы үтте
24нче гыйнвар көнне Казан федераль университетында мәктәп укучылары өчен чираттагы регионара олимпиада үткәрелде.
Бу юлы олимпиада татар теле һәм әдәбиятын яхшы белгән укучылар өчен оештырылды. Бу – олимпиаданың йомгаклау туры. Аңа 5нче ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр барган сайлап алу туры җиңүчеләре һәм призерлары чакырулы иде (https://malun.kpfu.ru/priem-v-universitet/otborochnyy-etap#subTatar).
Урамда зәмһәрир суыклар булуга карамастан, туган телләрен яратып өйрәнүче 8-9нчы һәм 10-11нче сыйныф укучылары, үз белемнәрен күрсәтү һәм үзара көч сынашу максатыннан, университетның Кремль урамында урнашкан икенче бинасына җыелдылар. Аларны КФУның Сәләтле балалар белән эшләү үзәге хезмәткәрләре һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары каршы алды. Укучыларның әлеге олимпиадасы институт белән танышудан, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә 2026нчы елда кабул итү таләпләре, керү имтиханнары турында мәгълүмат алудан, үз сорауларына җаваплар табудан башланып китте. Соңыннан республиканың төрле муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән балалар 3 сәгать дәвамында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе мөгаллимнәре төзегән биремнәргә җаваплар яздылар. Укучылар үзләренең белемнәрен гамәли эшләрдә күрсәтә алганнардыр дип өметләнәбез.
Олимпиада эшләренең нәтиҗәләре 25 нче февральдән соң билгеле булачак.
Кафедра общего языкознания и тюркологии ИФМК КФУ, Центр профессионального развития "Дулкын" ИФМК КФУ
Последние новости:
В ИФМК КФУ провели очередную Торжественную линейку «Педкласс – это класс!»
16.05.2026
Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештырган галимә Рабига Хәкимова (Чистай районы Яуширмә мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» Фәсхетдинова Лилия Марсель кызы белән очрашу)
15.05.2026
Директор ИФМК принял участие в заседании оргкомитета по празднованию 200-летия со дня рождения Льва Толстого
15.05.2026
Научная стажировка аспирантов из Казахстана в ИФМК КФУ: диалог культур, исследовательская работа и встреча с татарским наследием
15.05.2026
Продолжается прием заявок на конкурс мелодекламации
15.05.2026
