Татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулу уңаеннан чаралар Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында башланып китте
2024 елда киң җәмәгатьчелек Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еникинең (1909-2000) 115 еллыгын билгеләп үтә
2024 елда киң җәмәгатьчелек Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еникинең (1909-2000) 115 еллыгын билгеләп үтә.
Мәгълүм булганча, Әмирхан Еники – үткән гасырның икенче яртысы әдәби-мәдәни барышында яңарышка юл сызган әдипләребезнең берсе. Әдәбиятның бу чорын Әмирхан Еники дәвере, дип атыйлар. Язучы Бөек Ватан сугышы чорында танылу алып, шул вакыттагы әсәрләре белән әдәбиятта 1960 елларда башланган эчтәлек һәм форма үзгәрешләренә юл сала. Сугыш шартларында язылган хикәяләре белән үк әдип иҗатчыларны милли әдәбиятның үз традицияләрен кайтарырга өнди. Язучы беренчеләрдән булып хикәя-повестьларында буыннар арасында рухи бәйләнешләр өзелү проблемасын калкыта. “Туган туфрак”, “Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык” хикәяләрендә әдип миллилекне югалтуның нинди фаҗигагә китерәсен уйланып сызлана. “Рәшә” повесте рус телендә басылып чыкканнан соң, матбугатта, беренче чиратта Мәскәү матбугатында, төп образның милли әдәбиятлар өчен ачыш булуы хакында фикерләр әйтелә. “Гөләндәм туташ хатирәсе” повестенда язучы беренче професситональ татар композиторы С.Сәйдәшев образы аша татар җәмгыятендә сәнгатькә караш мәcьәләсен кузгата, укучыны Кәрим Тинчурин, Фатих Әмирхан, Солтан Габәши кебек шәхесләр белән таныштыра.
Ә.Еники публицистик язмаларында ХХ йөзнең иң күренекле шәхесләре турында яза. Киң җәмәгатьчелеккә әдип Сәгыйть Сүнчәләй, Төһфәт Ченәкәй исемнәрен кайтара, зыялылар алдында беренчеләрдән булып Гаяз Исхакый мирасын торгызу проблемасын күтәрә. М.Җәлил, Х.Туфан, Б.Урманче һ.б. белән аралашып яшәгән язучы заманында Г.Тукай исеме тирәсендәге ялганга каршы чыга алган бердәнбер әдип. Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Н.Исәнбәтләрнең рухи батырлыгын үрнәк итеп алып, Ә.Еники 1980 елларда туган телне саклау мәсьәләсен хәл итүне иң югары мөнбәрдән кыю таләп итеп чыга. Бер язмасында язучы бөек рус әдибе Л. Толстой кабереннән бер уч туфрак алып, татар зиратына килеп, Г.Тукай каберенә салуын билгеләп үтә. Ә.Еники ике бөек әдипне берләштерү аша ике милләтне үзара тоташтыра.
Әдипнең иҗаты безнең уку йорты галимнәре тарафыннан ярты гасырдан артык эзлекле өйрәнелә килә. Галимнәребез Ә. Еники иҗатын өйрәнү мәктәбе формалаштырды дип әйтергә тулы нигез бар. 1960 еллардан башланган фәнни эзләнүләр Ф.М.Хатипов, Р.Х.Сверигин, Ф.Г.Галимуллин кебек олпат галимнәрнең исемнәре белән бәйле. Шушы дәвер эчендә безнең уку йортында язучының әдәби һәм публицистик иҗатын өйрәнүгә мөнәсәбәтле дистәләгән мәкаләләр, монографияләр дөнья күрде, кандидатлык диссертацияләре якланды.
Әмирхан Еникинең туган көне иске стиль буенча 16 февральгә, вафат булган көне яңа стиль буенча шул ук көнгә туры килә. Шуңа күрә әдипнең тууына 115 ел тулуга мөнәсәбәтле чаралар 20 февральдә – “Халыкара туган тел көне” алдыннан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында старт алды. Чарада студентлар Әмирхан Еникинең “Матурлык”, “Бер генә сәгатькә”, “Кем җырлады?” хикәяләре мотивлары нигезендә төшерелгән “823 нче километр” кинофильмын (cценарий авторы Валерия Байкеева, режиссерлары Ирек Хафизов, Әмир Галиәскәров) тамаша кылдылар. “Татаркино” оешмасы директоры, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова студентлар белән очрашуда татар классикасының әсәрлрен татар киносы тарихында калдыру максаты барлыгы хакында сөйләде.
Фильмны тамаша кылганнан соң “Рухият” түгәрәге студентлары белән берлектә фикер алышу оештырылды. Фикер алышуда Ә.Еники иҗатын тирәнтен өйрәнгән, әдипнең үзе белән бик тыгыз аралашып яшәгән галим Фоат Галимулла улы Галимуллин булуы аеруча куанычлы булды. Фикер алышу алдыннан галим Ә.Еники белән бәйле истәлекләрен бәян итте, әдипнең әсәрләрен кино итеп эшләгәндә искә алынырга тиешле таләпләрне җиткерде: “Әмирхан ага һәр сүзгә бик таләпчән иде. Әсәрендәге бер сүзне үзгәртүгә дә бик сак карый иде”, – диде.
Татар әдәбияты кафедрасы профессорлары Ф.С.Сәйфулина, Н.М.Юсупова фильмга мөнәсәбәтле шактый саллы фикерләрен җиткерделәр. М.М.Хәбетдинова исә, фильмга нигезләнеп, татар киносы үсеше хакында да сөйләде. Студентлар да фикер алышу барышында фильмдагы бәхәсле урыннарны күрсәтеп үттеләр.
Әдипнең тууына 115 ел тулуга багышланган юбилей чаралары әле 5 март көнне Казанда Әмирхан Еникинең тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә ачылышында дәвам итәчәк. Биредә “Рухият” түгәрәгенең чыгыш ясавы көтелә.
https://media.kpfu.ru/news/v-kfu-sostoyalsya-pokaz-filma-823-y-kilometr
https://vk.com/video-22463417_456251000?list=dfe1ab7e2cf8a37605
“Рухият” түгәрәге кураторы, доцент Гайнуллина Г.Р.