“Татарча диктант” акциясе
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты инде менә унберенче тапкыр «Татарча диктант» акциясен уздыру мәйданчыгы булды.
2026 елның 24 апрель көнендә галимнәр, мөгаллимнәр, төрле курсларда, юнәлешләрдә белем алучы студентлар, кунаклар, «Татарча диктант» акциясендә катнашырга дип, институтыбызның Актлар залына җыелдылар. Үзен сынап карарга теләгән һәркемне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов һәм «Татарча диктант» акциясен оештыручыларның берсе Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Райнур Хәсәнов сәламләде. Р. Хәсәнов, акциянең әһәмиятле булуын ассызыклап, түбәндәгеләрне билгеләп узды:
— Акциянең елдан-ел географиясе киңәя, катнашучылар саны арта. «Татарча диктант» акциясе – Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларны берләштерүче иң зур проектларның берсе.
Быел «Татарча диктант» татар халкының бөек шагыйре, милли сүз сәнгате классигы, тәнкыйтьче, ялкынлы һәм үткен телле публицист, журналист, балалар язучысы, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган иде. Г. Тукайның «Бәхет» дип аталган гыйбрәтле хикәясен Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты, Россия Федерациясе кинематографистлар берлеге әгъзасы Фәнис Җиһанша укыды.
Акциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән язуы авырлык тудырырга мөмкин булган сүзләр экранга чыгарылган иде.
Диктант язарга 200дән артык кеше җыелды. Алар арасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, шул ук бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Лилия Сәхбиева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, югары дәрәҗәле табиб ревматолог, Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина, шагыйрь Булат Ибраһим һәм башка билгеле шәхесләр дә бар иде.
Акциядә катнашкан һәркемгә ручка, диктант язу өчен бланк, татарча стикерлар җыелмасы бирелде.
Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar сайтында бер айдан соң билгеле булачак.
Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Гөлназ Мөгътәсимова; фото: Центр профессионального развития "Дулкын", Дарья Анферова
Последние новости:
Победа студентки Института филологии межкультурной коммуникации на международной научной конференции в Москве
27.04.2026
Студенты ИФМК приняли участие в Международном конкурсе
27.04.2026
Студенты ИФМК написали «Диктант Победы»
27.04.2026
ИФМК КФУ помог абитуриентам с выбором профессии в «Корстоне»
27.04.2026
ИФМК КФУ завоевал Гран-при «Студенческой весны» 2026
27.04.2026
