Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың беренче этабы тәмамланды
Быел беренче тапкыр Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үтә
Быел беренче тапкыр Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үтә. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге» хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла.
2 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр барган теркәлү вакытында 600дән артык студент олимпиадада катнашырга теләк белдерде. Алар — республикабызның урта һөнәри белем бирү уку йортларында төрле юнәлешләрдә белем алучылар. Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллитендә, Яр Чаллы политехник колледженда, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледженда, Саба аграр колледженда, Балык Бистәсе агротехник техникумында, Г.Тукай исемендәге Казан педагогика көллиятендә, М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә, Буа медицина училищесында белем алучы студентлар аеруча активлык күрсәттеләр.
2 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Олимпиаданың беренче туры үтте. Чарада катнашу өчен теркәлгән студентлар татар теле һәм татар әдәбиятыннан тест сорауларына җаваплар бирделәр. Бу тур онлайн уздырылды. Инде икенче турда катнашачак студентлар исемлеге дә билгеле Нигезләмә нигезендә, беренче турда 64 тән югарырак баллар җыючылар барысы да 13-14 ноябрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак олимпиаданың йомгаклау турында катнашачаклар. Анда алар жюри әгъзаларына үз проект эшләрен тәкъдим итәчәкләр, кыйммәтле бүләкләр өчен көч сынашачаклар.
Татарский язык как государственный.xlsx
Э.Денмөхәммәтова, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты
Последние новости:
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белем күтәрү курслары үтте
22.10.2025
В ИФМК КФУ открылись Международные Бодуэновские чтения
21.10.2025
Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың беренче этабы тәмамланды
21.10.2025
Семинар от научной лаборатории ИФМК: «Русские Google-биграммы при исследовании культурных трендов: подходы и наблюдения» (Б.В. Орехов)
20.10.2025
«Әйдә на свадьбу!»
21.10.2025