Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев белән очрашу узды
10 декабрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев студентлар белән очрашты.
“Ул Татарстанның халык артисты гына түгел, ә күп еллар дәвамында безнең университетта студентларны музыка белеменә, җырларга өйрәткән профессорда да. Ул тәрбияләп чыгарган укучылар – Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров, Айдар Галимов, Рәсим Низамов һәм башкалар”, — диде Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов.
Миңгол Галиев студентларга үзенең иҗат юлы ничек башлануы, студент чагындагы кызыклы хатирәләре, белем биргән мөгаллимнәре турында сөйләде.
“Иң зур хыялым – Тукай күзаллаганча, үзебезнең мәктәбебезне булдыру. Япониядә чыгыш ясагач, залдан рус телендә сорау бирделәр: “Сез авызыгызны да ачмыйсыз кебек, әмма тавышыгыз бик моңлы, яңгырап чыга?” Тукайны искә төшереп, мин: “Безнең халыкның гореф-гадәтләре буенча, моңны, җырның мәгънәсен җиткерү өчен, авызны киң итеп ачу мәҗбүри түгел”, — дидем”, — дип искә алды Миңгол Галиев.
Ул җыр башкарудагы үз методикасын, тәҗрибәсен тапшыру максатыннан студентларны үзенә укырга да чакырды. “Мин сезнең барыгызны да җырчы итә алам”, — диде Миңгол Галиев.
3 курс студенты Билалова Камилә
Последние новости:
В ИФМК КФУ прошел вступительный экзамен по изобразительному искусству
15.07.2026
Выпускники татарской филологии встретились в ИФМК КФУ спустя 25 лет
15.07.2026
Преподаватели ИФМК КФУ посетили лекцию о работе с нейросетями
15.07.2026
Выпускники кафедры русской литературы и методики ее преподавания получили дипломы
15.07.2026
Узбекистан, Китай, Бразилия и ИФМК КФУ: как иностранные студенты разгадывали культурный код Татарстана через призму профессионализма
15.07.2026
