Татфаклылар – татар сәхнәсендә!
Фатирникта артистлар татфак турында истәлекләре белән бүлеште, яраткан җырларын башкарды, спектакльләрдән өзекләр уйнадылар, ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр
Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә 80 ел тулу уңаеннан 28 ноябрь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бүлекне һәм факультетны тәмамлаган актерлар һәм артистлар – Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Төхфәтуллин Рамил Чыңгыз улы, драматург, Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге иясе Пискунов Артем Олег улы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Сәләхова Резеда Нурислам кызы, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Кәлимуллина Алия Габделфәт кызы, Кәлимуллин Фәнис Хафизулла улы, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Динә һәр Рафаэль Латыйповлар, “Yummy Music” инди-лейблының директоры, продюссер Ильяс Гафаров, Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар, Ләйсән Ветрова белән очрашу булды.
Фатирник форматындагы очрашуны институттагы “Мизгел” яшьләр театры җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Хафизов Илфак Илшат улы һәм “Мизгел” яшьләр театры артистлары, студентлар Кәрим Газизуллин, Айзат Вахитов, Артур Фәритовлар әзерләде һәм алып бардылар.
Фатирникта артистлар татфак турында истәлекләре белән бүлеште, яраткан җырларын башкарды, спектакльләрдән өзекләр уйнадылар, ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар тарафыннан татфакка килү, иң яраткан профессор, иң кадерле истәлекләр, лифт тарихы, ашханә, колхозга бәрәңге алырга бару һ.б. тарихлар сөйләнде. “Yummy Music” инди-лейблының директоры, продюссер Ильяс Гафаров яңа дөнья күргән клибын тәкъдим итте. Ул Дәрдемәнднең “Кораб” шигыренә эшләнгән яңа композиция.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов кунакларны җылы сәламләде, олы рәхмәтен җиткерде, Казан университетының 220 еллык һәм КДУның татар филологиясе бүлегенең 80 еллык юбилее уңаеннан үткәрелә торган күпсанлы чаралар һәм институт эшчәнлеге турында сөйләде.
Фатирникта ачык микрофон иң кызыклысы булды. Студентлар артистларга сорау арты сорау яудырды. Кыскасы, татфакны тәмамлаган кеше рәхәтләнеп артист та була ла, бу өлкәдә иң югары дәрәҗәләргә дә ирешә ала икән!
Ралинә Хәбирова “Рухият” түгәрәге старостасы
https://tatar-inform.tatar/photo/kfunyn-tatar-bulegen-tamamlagan-artistlar-belan-fatirnik-formatyndagy-ocrasudan-fotoreportaz-5854000
https://tatar-inform.tatar/news/kfuda-tatar-bulegen-tamamlagan-artistlar-tatar-telen-yaratuybyz-belan-baxetlebez-5897016
https://youtu.be/SEu9uuxD4tk?si=iPfiI-Xv12vmjtqR
https://vk.com/video-22463417_456252627?list=5e9602596f5e079c36
Последние новости:
Заседание Ученого совета ИФМК КФУ по подведению итогов за 2024 год.
Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев белән “Ак кыялар турында хыял” дип исемләнгән очрашу була
26.12.2024
Нәкый Исәнбәткә - 125!
25.12.2024
Заседание Ученого совета ИФМК КФУ от 23.12.2024 г.
25.12.2024
Завершено обучение в рамках дополнительного образования "Базовый гончарный курс "