"Татмедиа" агентлыгы җитәкчелеге белән эшлекле очрашу узды
14 апрельдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең төп партнеры «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин белән эшлекле очрашу узды.
Очрашуда «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Җәүдәтовна Исмәгыйлева, «Идел» яшьләр журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова, шулай ук «Ялкын» яшүсмерләр журналының баш мөхәррире Энҗе Габдуллина, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясенең баш редакторының урынбасары Зилә Мөбәрәкшина һәм ТНВ телеканылының яңалыклар хезмәтләре җитәкчәсе Сәрия Хәбибуллина катнаштылар.
Чара КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы һәм институтыбызның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Мирзаһитов Рамил Хәмит улының матур теләкләре белән башланып китте.
Махсус кунаклар үзләренең хезмәт юнәлешләре, һөнәри юллары белән таныштырып уздылар. Алар шулай ук үз редакция, медиаплатформа, телерадиокомпанияләрендә беренче курстан ук практика узарга мөмкин булуы хакында да искәрттеләр.
«Яшьләрнең тәкъдимнәренә мин һәрвакыт колак салам һәм «зумерлар» белән эшләргә яратам. «Зумерларның» идеяләрен гел хуплыйм, шуңа күрә сезне үзебезнең редакциябездә көтеп калам»,- дип чыгыш ясады «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова. Ул шулай ук институбыз белән берлектә төзелгән журналның проектын тәкъдим итте.
Шулай ук, чара барышында, 1 нче курс студентлары үзләре хакында таныштырып чыгышлар ясадылар, киләчәктә нинди өлкәдә эшләргә теләгәннәрен дә әйтеп киттеләр. ТНВ телеканалының яңалыклар хезмәтләре җитәкчесе Сәрия Хәбибуллина , чыгышларны тыңлап ,үзенең комментариясен бирде. «Бүгенге көндә татар телендә чиста, камил сөйләшүчеләр саны артуына мин бик шат. Сезнең һәрберегезнең дә сөйләмегез бик матур»,- дип, әйтеп китте ул.
«Безгә караганда көчлерәк, матуррак, чибәррәк, акыллырак, матуррак сөйләшүче, коммуникация төзи белүче балалар килгәннәр. Әле безне өметле киләчәк көтә, ИншаАллаһ, мондый балалар булганда, милләтебез, татар халкы әле яшәячәк, аларның тормышы безгә караганда көчлерәк, матуррак булыр,Аллаһ бирсә»,— дип, чараны тәмамлады «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.
Студентлар өчен әлеге чара бик файдалы булды. Алар нинди өлкәләрдә эшләргә мөмкин булуы белән таныштылар. Үз һөнәрләрендә югары уңышка ирешкән шәхесләре белән танышып аралашу студентларда киләчәккә ышаныч хисе уятты.
Очрашуда төрле медиапроектлар, редакцияләр белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре каралды, уртак проектлар, киләчәккә планнар билгеләнде.
10.2-501 төркем студентлары Айсылу Шакирова, Динә Мөхәрәмова; фото: Центр профессионального развития "Дулкын", Анферова Дарья
Последние новости:
Эксперты ИФМК подвели итоги Олимпиады по английскому языку на Приз Главы Сабинского района
14.04.2026
"Татмедиа" агентлыгы җитәкчелеге белән эшлекле очрашу узды
14.04.2026
Уважаемые студенты магистранты, аспиранты и преподаватели!
14.04.2026
Помним, скорбим
14.04.2026
«Первая Лига. Перезагрузка»: прокачай лидерские навыки за 4 дня в «Волге»
14.04.2026
