Таулар кызы
Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, язучы, шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Халисә Хатыйп кызы Кузьминаның (Халисә Ширмән) 55 яшьлек юбилее уңаеннан
Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, язучы, шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Халисә Хатыйп кызы Кузьминаның (Халисә Ширмән) 55 яшьлек юбилее уңаеннан
Халисә Хатыйп кызы җәйнең яздан аерылырга өлгермәгән чорында, 1969 нчы елның 8 нче июнендә, Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында Хатыйп абый белән Хәдичә апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Табигатьнең гаҗәп гүзәл мәлендә тугангамы, ул үзенә җәйнең бар сихри мизгелләрен туплаган: кояш нурлары белән өретелгән саргылт чәч, чалт аяз күк йөзедәй зәңгәр күзләр һәм йөзеннән һич кенә дә югалып тормаган самими елмаю… Табигать аңа гүзәллекне генә түгел, гаять киңкырлы талантны да, бай хис дөньясын да мулдан биргән.
Яшьтән максатчан һәм шул максатына ирешергә омтылган кыз 1987 нче елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарих һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Ул язучы Мөхәммәт Мәһдиев җитәкчелек иткән «Әллүки» әдәби иҗат түгәрәгенә яратып йөри. Танылган тел галиме, тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор Вахит Хөҗҗәт улы Хаков кызның алдагы эшчәнлегендә зур роль уйный. Галим аның фәннәргә сәләтен, кызыксынуын күреп ала. Ул В.Х. Хаков җитәкчелегендә фән юлына аяк баса. Халисә Хатыйп кызы университетны кызыл дипломга тәмамлап, 1994 нче елда аспирантурага укырга керә. 1998 нче елда «Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (XIII йөз) поэмасының лексик-семантик һәм стилистик үзенчәлекләре» дигән темага филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. Соңрак 2001 нче елда «Лексика поэмы Кул Гали «Кысса-и Йусуф»» дигән монографиясен бастырып чыгара.
Х.Х. Кузьмина 1995 нче елда үзен белгеч итеп әзерләгән остазлары янына, Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасына эшкә килә. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәрге гомерен галимә тынгысыз фәнни-педагогик эшчәнлек белән бәйләп, Казан университетының татар теле белеме кафедрасында хезмәт куя, югары квалификацияле белгечләр әзерләү өлкәсендә актив эшчәнлек алып бара.
Татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Хатыйп кызы телче галимнәр Латыйф Җәләй, Вахит Хаков, Фәһимә Хисамова һ.б. нигез салган әдәби тел тарихы фәнни юнәлешенең традицияләрен дәвам итүчеләрнең берсе. Бүгенге көндә татар теле тарихыннан фәнни хезмәтләр аз языла, чөнки ул бик катлаулы өлкә, зур әзерлек сорый. Ул хәзерге татар телен һәм башка төрки телләрне, аларның диалектларын белүне дә, җәмгыять тарихын күзаллауны да таләп итә.
Фән дөньясында Халисә Хатыйп кызы Кузьмина тел белеменең гаять катлаулы өлкәсе саналган тел тарихы юнәлешендә әйдәп баручы галимә буларак билгеле. Бүгенге көндә татар теле тарихының төпкелләрен тирәнтен өйрәнеп, фәндә язма мирасыбызга бәйле үз фикерен кистереп, фәнни дәлилләп әйтерлек галимнәр бармак белән генә санарлык. Борынгы тел тарихы һәм хәзерге татар теленең төрле юнәлешендә фәнни тикшеренүләр алып баруы галимәнең тирән белемле, киң карашлы булуы, туктаусыз яңалыкка омтылу нәтиҗәсе. Аның бу юнәлештәге фәнни хезмәтләре татар теле белемендә генә түгел, ә төрки тел белеме өлкәсендә эшләүчеләргә яхшы таныш. Соңгы елларда Халисә Хатыйп кызының Татарстан фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән хезмәттәшлектә язылган фәнни материаллары «Татар лексикологиясе: өч томда» (2016, 2017, 2018), «Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр-XX йөз башы)» (2019) кебек күптомлы басмаларда дөнья күрде.
Бүгенге көндә Халисә Хатыйп кызы Кузьмина – Казан университетының татар теле белеме кафедрасында әйдәп баручы, хезмәттәшләренең тирән ихтирамын яулаган галимә. Югары уку йорты укытучысы булу өчен, фәнни егәрлек кенә җитми, беренче чиратта, ул яшь буынның киңәшчесе һәм юл күрсәтүчесе булып тора. Халисә Хатыйп кызы бу өлкәдә дә үрнәк. Тел тарихының гаҗәеп кызыклы, мавыктыргыч битләрен ачучы, татар сүз сәнгатенең бөеклеген һәм аһәңлеген аңлата белүче ул. Тәүлек дәвамында үзе җитәкчелек иткән студентлар белән бәйләнештә яшәүче, алар белән бергә төрле конкурсларда катнашып җиңү яулаучылар рәтендә дә ул беренчеләрдән. Шуның өстенә, үзенә җитди иҗатка юл салган «Әллүки» иҗат берләшмәсенең дистә елдан артык җитәкчесе дә әле ул. «Әллүки» – үзе бер дөнья. Студентларның күңел түрендә яшеренеп яткан сәләтләрен күрә белү һәм аларда ышаныч уятып, киң даирәгә чыгару зур көч һәм ярата белү сыйфаты булганда гына тормышка ашырыла ала. Иҗат берләшмәсенең төнгәчә дәвам иткән утырышлары, төрле бәйгеләргә әзерләү барышындагы бәхәс, әңгәмәләр кафедрада кабаланмас бер серле мохит тудыра һәм телебез, әдәбиятыбызның киләчәгенә өметле караш уята.
Х.Х. Кузьмина Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә ай саен чыгып килә торган «Раушан» студентлар газетасының мөхәррире дә.
Халисә Ширмән – язучы, шагыйрә, киносценариялар авторы. 2010 нчы елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Халисә Ширмән мәктәпкә укыганда ук каләм тибрәтә башласа, язучылык күәсе остазы Вахит Хаковка багышлап язылган хикәясеннән юл ала. Беренче хикәясе укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Ул күпсанлы хикәя, повесть һәм шигырьләр авторы. «Язмышлардан узмышлар юк», «Яланаяклы кыз», «Кайтаваз», «Ерактагы йолдызым», «Бәхетлеме син?» телевизион фильмнар аның әсәрләре буенча төшерелгән.
Зур хөрмәткә лаек Халисә Хатыйп кызы Кузьминаны күркәм юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Хезмәттәшебезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, фәнни һәм иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.
Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасы коллективы