«Текст белән эшләргә өйрәнергә кирәк!»
Филология һәм мәдәниятара багланышлар интситутына укырга килгән беренче курс студентлары алдында Россия әдәбиятчылар берлегенең «Драмматика» сценарий секциясе җитәкчесе Сергей Владимирович Чекмаев әдәбият һәм язучылык һөнәре турында чыгыш ясады.
1 нче сентябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар интситутына укырга килгән беренче курс студентлары алдында Россия әдәбиятчылар берлегенең «Драмматика» сценарий секциясе җитәкчесе Сергей Владимирович Чекмаев әдәбият һәм язучылык һөнәре турында чыгыш ясады. Әлеге форсаттан файдаланып, «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе студентлары да дәрәҗәле кунак белән очрашты.
Сергей Владимирович Чекмаев белеме буенча ‒ IT белгече, психотерапевт. Әдәби эшчәнлек белән 2002 елдан башлап шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның иҗат тупланмасында сигез роман, романтик һәм фантастик проза җыентыклары (барлыгы 13 китабы яңадан басылган), журнал матбугатында, тематик җыентыкларда һәм фантастика антологияләрендә 300 гә якын хикәя һәм мәкаләләре дөнья күргән. «Эксмо», «Тактикал Пресс», «Снежный Ком М» һәм «Яуза» нәшриятларында фантастик җыентыклар авторы-төзүчесе. Тугыз тапкыр төрле жанр премияләре лауреаты, «Россиянең күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе» (2012), Россия Журналистлар берлеге һәм Халыкара журналистлар ассоциациясе әгъзасы. Онлайн-уеннарны әдәби эшкәртүдә катнаша, фәнни фантастика, реалистик булмаган проза, мистика жанрында эшли.
Очрашуга Сергей Чекмаев белән бергә Россия әдәбиятчылар берлегенең Татарстан Республикасындагы координаторы язучы Абдуллина Фәридә Михайловна да килгән иде.
Язучы Россия әдәбиятчылар берлеге оешу тарихы турында сөйләде, хәзерге заман язучысының гадәти жанрларда гына түгел, ә комикс, компьютер уеннары, видеороликлар, полиграфик дизайнлы заманча китаплар, аудиокитаплар, челтәр әдәбияты кебек яңа жанрларда да эшләргә мөмкин һәм тиеш икәнлеген аңлатты. «Иҗат ул – роман, повесть, шигырь язу гына түгел. Текст белән эшләргә өйрәнергә кирәк!» ‒ диде ул.
Хәзерге чорда уңышка ия язучы булып җитешү җиңел түгел икәнен дә күрсәтте: «Сезгә үзегезнең нәрсә теләгәнегезне аңларга кирәк. Сез язарга телисезме? Сез табыш алырга телисезме? Сез популяр булырга телисезме? Сез язучы буларак үсәргә телисезме? Үз образыгызны барлыкка китерегез!»
Язучы-сценарист әллүкичеләрне Россия әдәбиятчылар берлегендә https://sl-rf.ru/ әгъза булырга чакырды. Бу җәмгыятьтә әгъза булу өчен, ике проект – басылып чыккан китап яисә куелган спектакль, иҗат ителгән уен һ.б. шундый иҗади башлангычларның булуы кирәк. Яшь каләм әһелләре өчен бу ‒ үтә алмаслык киртә. Әмма әлеге очракта Россия әдәбиятчылар берлеге ярдәмгә килә: алар әгъзалыкка кандидатларны башлангыч әдәби берләшмәгә (ЛИТО – литературное объединение) туплый һәм аларга басылырга, танылырга ярдәм итә. «Иң мөһиме – актив булу. Әгәр төрле журналларда басыласыз икән, бу инде танылу юлында беренче адым. Әмма басылу өчен сезнең әсәрегез сыйфатлы булырга тиеш. Менә монда инде без әдәби берләшмә кысаларында, очрашуларда сезнең әсәрне укып, киңәш бирә алабыз», ‒ диде Сергей Чекмаев. Язучы милли телләрдә иҗат итүчеләргә дә кайбер мөмкинлекләр булуы турында әйтте.
Очрашу ахырында Сергей Чекмаев студентларның сорауларына җавап бирде.
Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Ширмән
Последние новости:
Сергей Чекмаев о вызовах современной литературы
02.09.2025
В КФУ началась вакцинация от гриппа
02.09.2025
«Текст белән эшләргә өйрәнергә кирәк!»
02.09.2025
Уважаемые преподаватели, сотрудники, студенты и аспиранты Института филологии и межкультурной коммуникации!
02.09.2025
Всероссийский форум старостатов «Развивая студенчество»
02.09.2025