Тел галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйне искә алу көне булды
Казанның Арча зиратында тел галиме, фольклорчы һәм педагог, профессор Хуҗа Бәдигыйнең вафатына 85 ел тулу уңаеннан искә алу көне булды.
Галимнәребез Хуҗа Бәдигыйнең фәнгә һәм милли мәдәниятебезгә керткән зур өлешен хөрмәт белән искә алдылар. Чарага Казан федераль университеты һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, студентлар, Хуҗа Бәдигыйнең туганнары – Луиза Бәдигова-Матвеева, Илдус Бәдигов һәм оныкчыгы катнашты.
Хуҗа Бәдигый гомере буе татар теле, әдәбияты һәм фольклоры үсеше өчен тырышлык куйды: халык авыз иҗаты әсәрләрен җыйды, өйрәнде, фәнни әйләнешкә кертте, татар теленең орфографиясе, морфологиясе, синтаксисы буенча дәреслекләр язды. Укытучы буларак, берничә буын белгечләр тәрбияләде.
Аның мирасын искә алу — милләтебезнең тарихи хәтерен саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру ул.
Студентлар фәнни түгәрәге җитәкчесе Гөлфия Һадиева, Юнысова Зилия, фото: авторлардан
Последние новости:
От теории к практике: учителя иностранных языков прошли стажировку в школе «Адымнар»
10.02.2026
Ждем на втором туре олимпиады МагистриУМ по РКИ
10.02.2026
Приглашаем на День открытых дверей
10.02.2026
Spell Battle: открываем 2026 год со школьниками Лицея № 177 г.Казань!
10.02.2026
Искусство диалога: поздравляем с Днем дипломата!
10.02.2026
