Тел галиме, фольклорчы, педагог, профессор белән очрашу | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (993) 410-05-44

Тел галиме, фольклорчы, педагог, профессор белән очрашу

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Хуҗа Бәдигыйнең туганы Луиза Бәдигова-Матвеева белән очрашу узды.

Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килүче «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» түгәрәгенең чираттагы утырышында тел галиме, фольклорчы, педагог, профессор Хуҗа Бәдигыйнең туганы Луиза Бәдигова-Матвеева белән очрашу узды.

Луиза Бәдигова-Матвеева студентларны Хуҗа Бәдигыйнең тормыш юлы һәм фәнни эзләнүләре турында уникаль, кызыклы фактлар, шәхси фотолары белән уртаклашты. Ул галимнең нәселен барлап, аларның гаилә архивын туплаган мирасын киләчәк буынга тапшыруда зур эшләр башкара.

Очрашу барышында аның туганының саклаган кулъязмаларын, шул исәптән фәнни хезмәтләрен һәм фотоларын күрү мөмкинлеге аеруча кыйммәтле булды.

Очрашу галимнең эшчәнлеге белән тагын да якыннан танышырга ярдәм итте.

3 курс студенты, Юнысова Зилия, фото: автордан