«Тел күрке – мәкаль»
Филология фәннәре кандидаты, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Мөгътәсимова Гөлназ Ринат кызы белән очрашу булды
Филология фәннәре кандидаты, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Мөгътәсимова Гөлназ Ринат кызы белән очрашу булды.
Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы кысаларында эшләп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дип исемләнгән студентларның фәнни түгәрәгенең чираттагы утырышы булды. Очрашуда Казан федераль университетының филология фәннәре кандидаты, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Гөлназ Ринат кызы Мөгътәсимова белән очрашу булды.
Очрашуда Г.Р. Мөгътәсимова мәкальләрдә телебезнең әлегә кадәр өйрәнелмәгән бай сүзлек фонды ятуын билгеләп үтте. Мәкальнең киң таралган булуы аның текстындагы сүзнең күпчелек өчен уртак булганлыгын күрсәтә һәм бу яктан мәкальләр аерым сүзләрнең киңме, тармы һәм ни мәгънәләрдә кулланылуын яки сүз хәзер актив кулланылмаса да, тарихта кулланылган булуын күрсәткән иң кыска һәм анык дәлил булып тора. Алар тематикалары буенча тормышның һәммә якларына да кагылулары белән, анда сүзнең төрлелеге, байлыгы да бик зур. Мәкальләр – телнең грамматик төзелешен һәм сүз байлыгын саклап калган хәзинә, борынгыдан килгән энҗе бөртекләре. Халык шуны күргән, шуны тойган. Аларны өйрәнү менталитетны аңларга ярдәм итә. Телебезнең байлыгын күрсәтә торган басма булып, Нәкый Исәнбәтнең өч томлык «Татар халык мәкальләре» тора. Зур сәүдә юллары үткән, борынгы культура мөнәсәбәтләре кайнаган җирдә яшәгән татар халкында туган мәкальләр арасында юл-сәфәр, алыш-биреш, акча-товар, базар-сәүдә, мал-мөлкәт, хезмәт-яшәеш мөгамәләренә караган бик күп мәкальләр иҗат ителгән, – дип яза Нәкый Исәнбәт.
Филология фәннәре докторы, профессор, күп фәнни хезмәтләр авторы Сафиуллина Флера Садри кызы җитәкчелегендә «Татар халык мәкальләренең лексикасы (искергән сүзләр, диалектизмнар һәм рус-европа алынмалары)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклау насыйп булды миңа, ди Гөлназ Ринат кызы. Ул мәкаль җыентыкларының лексикасын тикшереп, гарәп-фарсы, рус-европа алынмаларын, искергән һәм диалекталь сүзләрне анализлый.
Гөлназ Ринат кызы студентларга курс һәм чыгарылыш квалификация эше темаларын сайлау буенча киңәшләрен бирде: «Лингвокультурология белән бәйле юнәлештә эшләргә була. Мәсәлән, төрек һәм татар халык мәкальләрен чагыштыру. Уртаклыкларның бер мисалы булып, атларга багышланган мәкальләрнең күплеге тора. «Бер чынаяк чәйнең кырык ел хәтере бар» дигән мәкаль шул ук вариантта башка төрки халыкларда да кулланыла. Паремияләр тарихчыларның халык яшәеше турындагы тикшеренүләрендә дәлил буларак та кулланыла. Мәсәлән, татар халкында дөяләр турындагы мәкальләр бар. Ефәк юлының татарлар яшәгән җирләр аша үтүе мәгълүм.
Журналистлар мәкальләрне укучылар игътибарын җәлеп итү өчен куллана. Алар алдында тора торган мәсьәләләрнең берсе – мәкальләрне бер телдән икенчесенә тәрҗемә итү.
«Мәкальләр – халкыбызның җәүһәрләре ул. Ә филологлар өчен паремияләр – төпсез кое, тикшеренүләр өчен чиксез өлкә», – дип Гөлфия Камил кызы очрашуга йомгак ясады.
Мәгълүматны 1 курс студенты Ралина Хәбирова (10.2-301 төркем), студентлар фәнни түгәрәге җитәкчесе Гөлфия Һадиева әзерләде.