ТЕЛ САКЧЫСЫ ҺӘМ ОСТАЗ | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (843) 206-52-30 (доб.5517)

ТЕЛ САКЧЫСЫ ҺӘМ ОСТАЗ

25 нче февраль көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Камил кызы Һадиева үзенең 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Гөлфия Камил кызын чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Аңа ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа фәнни ачышлар, рәхмәтле укучылар һәм шәхси тормышында бәхет телибез.

Юбилей ул – үткән тормыш юлына күз салу, гомернең бер этабына йомгак ясау һәм яңа көч, яңа илһам белән киләчәккә атлау мизгеле. Бүген гомерен фәнгә, мәгарифкә һәм туган телебезгә хезмәт итүгә багышлаган, үзенең фәнни-педагогик эшчәнлеге белән күпләргә үрнәк булган шәхес Һадиева Гөлфия Камил кызы үзенең күркәм юбилеен бәйрәм итә.

Гөлфия Камил кызының исеме Казан федераль университеты диварларында гына түгел, ә тел галимнәре арасында, хезмәттәшләре һәм рәхмәтле укучылары күңелендә хөрмәт белән яңгырый. Аның гомере, һөнәри эшчәнлеге Казан университеты белән бәйләнгән. Студент елларыннан ук танылган галим, филология фәннәре докторы, профессор Г.Ф. Саттаров җитәкчелегендә телнең иң катлаулы, күпкырлы ономастика юнәлешендә фәнни юлын башлап, Гөлфия Һадиева  шушы мәшһүр уку йортында  чын галим булып җитешкән шәхес. Бүгенге көндә ул лингвистика белән тарих, мәдәният һәм башка күптөрле фәннәр бергәлеген хасил иткән татар ономастикасы фәненең әйдәп баручы  галимәсе генә түгел, ә туган телебезнең тирән катламнарына үтеп керү, аның серләрен ачу юнәлешендә төрле тармакларда актив эзләнүчән шәхес. Аның һәрбер хезмәте – зур эзләнү, җентеклелек һәм милли рухны тирәнтен аңлавы нәтиҗәсе.

Чын укытучы галимне укучыларыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Гөлфия Камил кызының педагогик эшчәнлеге – аның тормышының аерым бер зур бүлеге. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында инде өч дистә ел дәвамында ул йөзләгән студентка юл күрсәтә, аларның күңелендә белемгә мәхәббәт уты кабызә. Аның дәресләре – гади лекция генә түгел, ә сүз дөньясына мавыктыргыч сәяхәт. Тел белеменең шактый үзенчәлекле тармагы саналган фонетика фәнен аудиториядә генә түгел, тел лабораторияләре кысасында да  укыту, танылган галимнәр белән даими очрашулар оештыру аша студентларга фәнни яңалыкларны җиткерү, фәнни эзләнүләргә җәлеп итү өлкәсендә дә алдынгылардан санала ул. Ономастика, тел тарихы буенча булган фәнни тәҗрибәсе аңа татар фонетикасының бүгенге торышын аңлату гына түгел, бәлки фонетик системаның тарихи үсеш-үзгәрешен тулаем күзаллау тудырырга да ярдәм итә.

Аның педагогик эшчәнлегендә студентларның «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» фәнни түгәрәгенә җитәкчелек итү аерым урын алып тора. Түгәрәк 2010 елда татар тел белеме кафедрасы каршында оештырыла. Инде ике дистәдән артык вакыт Гөлфия Камил кызы әлеге түгәрәк белән бик уңышлы җитәкчелек итә, студентларда фәнни эшчәнлеккә кызыксыну уяту,  аларның фәнни фикерләвен һәм мөстәкыйльлеген үстерү кебек үз алдына куйган зур максатларына ирешү өчен төрле алымнар куллана. Бу күпьеллык эшнең нәтиҗәләре дә сокландыра: түгәрә әгъзалары югары дәрәҗәдәге күпсанлы бүләкләр яулыйлар, бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрендә, төбәкара һәм республика конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар булалар.

Гөлфия Камил кызы өчен һөнәре аудитория бусагасында гына тәмамланмый. Ул университет тормышында актив катнаша, аның традицияләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Аның иҗтимагый эшчәнлеге – фәнни һәм педагогик принципларының табигый дәвамы.

Татар теле белеме кафедрасы коллективы Гөлфия Камил кызын матур бәйрәме белән ихлас котлый. Хөрмәтле Гөлфия Камилевна, юбилеегез уңаеннан Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа фәнни ачышлар һәм, әлбәттә, рәхмәтле укучылар телибез. Һәр көнегез улыгызның, якыннарыгызның мәхәббәте, дусларыгыз һәм хезмәттәшләрегезнең хөрмәте һәм иҗат шатлыгы белән сугарылсын!

Татар теле белеме кафедрасы коллективы