Тормыш баскычлары | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (993) 410-05-44

Тормыш баскычлары

Филология фәннәре докторы, профессор, татар теле белеме кафедрасы мөдире Галиуллина Гөлшат Рәис кызының 55 яшьлек юбилее

Бүгенге бик тиз үзгәрә торган дөньяда, саннар һәм алгоритмнар яңа кагыйдәләр билгеләгән бер заманда, янәшәбездә мәңгелек кыйммәтләр дә саклана. Сүз. Хәтер. Исем. Безнең хезмәттәшебез ‒ филология фәннәре докторы, профессор, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Рәис кызы Галиуллина үзенең гомерен нәкъ менә шул кыйммәтләрне ‒ кешелек мәдәниятенең җимерелмәс баганаларын өйрәнүгә багышлады. Гади авыл кызының килер буыннар өчен маяк һәм фәнни традицияләрне саклаучы булып әверелүе үзе бер мавыктыргыч тарих…

Мөслим районы Югары Табын авылында баш бухгалтер һәм зоотехник гаиләсендә туып-үскән кыз шактый иртә мөстәкыйль карарлар кабул итәргә, җаваплылыкка өйрәнеп үсә. «Үскәч, кем булырга?» дигән сорауга да озак уйланмый, чөнки аны кечкенәдән үк укытучы һөнәре кызыксындыра. 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Минзәлә педагогика училищесына юл тота. Тырышып укый, монда алган төпле белеме һәм туплаган тормыш тәҗрибәсе гомерлеккә күңелендә уелып кала. Тормыш юлын мөстәкыйль сызарга өйрәнгән кыз училищены тәмамлаганнан соң, үзенең беренче остазы Васил Һадиев киңәше буенча, туры Казан дәүләт университетына ‒ 1989 нчы елда ачылган Татар филологиясе, тарих һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә.

Даулы 90 нчы еллар Казаны ерак районнан килгән кызны мәдәни һәм сәяси тормышның үзәгенә бөтереп алып кереп китә. Университет еллары яңа ачышлар вакытына әверелә. Педучилище биргән төпле белем һәм тормыш тәҗрибәсе кайнап торган башкалада югалып калмаска, үз юлын дөрес билгеләргә, читкә тайпылмаска нык ярдәм итә. Шул ук вакытта татар дөньясының күренекле галимнәре Мөхәммәт Мәһдиев, Тәлгат Галиуллин, Фәһимә Хисамова, Гомәр Саттаров, Вахит Хаков, Марсель Бакиров, Резедә Кадыйрова, Азат Әхмәдуллин, Альберт Яхин, Флера Сафиуллина һәм башкалардан яңа белемнәр үзләштерү филология фәненең никадәр кызыклы һәм мавыктыргыч булуын күрсәтә. Университетның соңгы курсында укыганда ук тырыш кызны әдәбият галиме Флера Ганиева күреп ала һәм ул вакытларда яңа ачылган Казан гуманитар институтына укытырга чакыра. Студентлар алдында беренче педагогик чирканчык алу Гөлшат Рәис кызына яңа максат – югары һөнәри белем алу максатына юл ача.

Аспирантурага укырга керү карары Гөлшат Рәис кызы өчен табигый булгандыр. Бәлки, язмыш үзе аны дан казанган легендар укытучыга ‒ татар ономастикасы фәненә нигез салучы профессор Гомәр Фәез улы Саттаров янына алып килгәндер. Мондый шәхеснең аспиранты булу гади авыл кызы өчен зур дәрәҗә дә, сынау да була. Гомәр Саттаров таләпчән һәм ярдәмчел остаз иде. Ул яшь аспирантны фәнни фактларны җыю һәм системалаштыруга гына түгел, ә аларның тормыштагы урынын таба һәм күрә белергә өйрәтә, шуңа күрә Гөлшат Рәис кызы Галиуллинаның «ХХ гасырда Казан татарларының антропонимиясе» дип аталган кандидатлык диссертациясе коры академик хезмәт кенә түгел, ә кызыклы тикшеренү булып формалаша.

Гөлшат Рәис кызының татар теле белеме кафедрасындагы юлы ассистент вазифасыннан башланып, доцент һәм профессор дәрәҗәсенә ирешү баскычларыннан тора. 2002 елда аңа Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында доцент исеме бирелә. 2008 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетының хәзерге татар теле кафедрасы мөдире итеп сайлана. 2009 елда 10.02.02 – Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле) белгечлеге буенча филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый. 2016 елдан алып, хәзерге көнгә кадәр КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире булып тора. 2018 елда «Россия Федерациясе халыклары телләре» белгечлеге буенча профессор исеме бирелә.

Бу баскычларга күтәрелү юлы сикәлтәсез булмагандыр, уңышка ирешкән һәр кеше уңышның нинди авырлык һәм тырышлык белән бирелүен үзе генә белә. Шунысы ачык: Гөлшат Рәис кызының оештыру сәләте һәм фәнни принципиальлеге игътибарсыз калмый. 2025 нче елда фәнни уңышлары өчен Галиуллина Гөлшат Рәис кызына Татарстан Респубикасы Рәисе Указы нигезендә «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.

Бүген Гөлшат Рәис кызы җитәкләгән татар теле белеме кафедрасы ‒ чын мәгънәсендә фәнни гаилә. Ул кафедрада хезмәттәшлекнең уникаль атмосферасын төзи алды, биредә һәркем үзенең кыйммәтен тоеп эшли. Оештыру эшләрендә Гөлшат Рәис кызы – оста дирижёр. Аның кулы астында узган фәнни конференцияләр һәм семинарлар бер-берсенә бәйләнгән мәгънәле чылбырга әйләнә. Ул вакытны, көчне, мөмкинлекләрне тигез бүлә белә, һәр эшнең үз вакыты, үз урыны булуын раслый.

Гөлшат Рәис кызы ‒ туган тел, Ана теле укытучысы. Туган телнең аһәңе, моңы гомерлеккә күңелгә уелып кала, хәтергә сеңә. Ана  буларак, ул әнә шул моңны үзенең гаилә дәвамчысына – йолдыз гыйлемен өйрәнүче улына тапшыра алган. Бүгенге көндә аның улы Илһам, әнисе юлын дәвам итеп, Казан университетының Физика институтында астрофизика фәннәрен укыта. Назлы һәм нәзакәтле ана; кайгыртучан, мәхәббәтле хатын… Һәм зәвыклылык. Киемдә, сөйләмдә, үз-үзен тотышында… Эшлекле ханымнарга хас булганча кыска итеп киселгән кара дулкын чәчләре, җитди стильдәге костюм, искиткеч зәвыклы туфлиләр кафедра мөдиренә аерым ихтирам уята, үзенә тарту көче өсти. Эшлекле ханым шундый булырга тиеш. XXI гасырның шау-шулы елларында гомер бәйрәмен каршы алучы татар теле белеме кафедрасы мөдире шундый көчле рухлы булырга тиеш…

Хөрмәтле Гөлшат Рәисовна! Без, сезнең хезмәттәшләрегез, гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сез ‒ вазифага тугърылык, тырышлык һәм хезмәтчәнлек, үз эшенә олы мәхәббәт булдыра алуның үрнәге. Сез тормыш юлында зур казанышларга ирештегез, боларның барысы да – шәхси тырышлык һәм алга омтылу нәтиҗәсе. Киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм гаилә бәхете телибез! Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

 

Татар теле белеме кафедрасы укытучылары исеменнән Халисә Ширмән һәм Гөлфия Һадиева