«Туган тел» форумы: татар телен һәм әдәбиятын яңача укыту методикасы
15-17 апрель көннәрендә Казанда дөньякүләм “Туган тел” җыены бара. Җыен Татарстан Республикасында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе булып тора. Быелгы форумда Россиянең 28 төбәгеннән һәм Татарстанның мәгариф оешмаларыннан 800дән артык вәкил катнаша.
16 нчы апрель көнне әлеге форум кысаларында Казан Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында дискуссион-методик мәйданчык узды. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, дини уку йортлары мөгаллимнәре, шулай ук Каюм Насыйри үзәкләре җитәкчеләре килде. Моннан тыш, Азәрбайҗан, Төркия, Кыргызстан һәм Казахстан кебек чит илләрдән дә кунаклар бар иде.
Кунакларны югары уку йорты эшчәнлеге, укыту процессы үзенчәлекләре һәм югары мәктәп белән таныштыру өчен махсус экскурсия оештырылды. Форумда катнашучылар әлеге уку йорты буйлап сәяхәтләрен «Белем» музееннан башлады. Илсөя Илһам кызы Шәйхетдинова кунакларга, цифрлы технологияләргә нигезләнеп, татар мәгариф тарихы турында сөйләде. Институт буйлап сәяхәт «Дулкын» медиалабораториясендә һәм «Edu.Tech» цифрлы белем бирү технологияләре үзәгендә дәвам итте.
Дискуссион-методик мәйданчыкларда Туган тел һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләренең яңалыгы һәм үзенчәлекләре турында сөйләшүне филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина башлап җибәрде. Ул «Татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшчәнлегендә электрон ресурслар» темасына цифрлы җайланмалар турында чыгыш ясады. Бүгенге көндә татар телен цифрлаштыру һәм лингвистик цифрлы ресурслар өлкәсендә гаять зур методик эш башкарылган. Галим «Татар теле һәм аны өйрәнүгә багышланган мәгълүмати ресурслар» платформасы, «TATZET» — татар теле: зур электрон тупланмасы, ТР топонимнар каталогы һәм татар теленең электрон корпуслары турында сөйләде.
Филология фәннәре кандидаты, доцент Эльвира Николай кызы Денмөхәммәтова «Татар галәме» — татар мәгариф ресурслары порталын тәкъдим итте. Филология фәннәре докторы, профессор Нурфия Марс кызы Йосыпова «Татар әдәбиятын укытуда заманча методик кулланмалар» дип аталган чыгышында татар әдипләренә багышланган «Татар фикере» цифрлы видеокартотекасы белән таныштырды. Филология фәннәре кандидаты, доцент Рамилә Камил кызы Сәгъдиева «Туган тел дәресләрендә укучыларны тәрбияләү һәм аралаштыру» темасына чыгыш ясады. Ул Халисә Ширмән әсәрләре мисалында укучыларның һәм студентларның фәнгә карата игътибарын җәлеп итүдә заманча метод һәм алымнар белән уртаклашты.
КФУ ның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Сөнгать кызы Фәтхуллова туган тел укытучысының методик эшчәнлеге турында сөйләде. Мәгълүмати-коммуникацион, дистанцион укыту, уен, кейс технологияләре куллану мөмкинлекләрен аңлатты, татарча “Ана теле” онлайн белем бирү порталы турында сөйләде.
Туган тел укытучысы хезмәте күпкырлы, аннан энергия һәм ихтыяр көче, заманча методик алымнар белү таләп итә, шуңа күрә бу җаваплы эштә татар теле укытучысына һәр яктан ярдәм кирәк. Бу юнәлештә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында оештырылган дискуссион-методик мәйданчык нәтиҗәле чара булды.
Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Г.Ә. Нәбиуллина, 10.2-401 төркем студентлары Руфинә Гарифуллина, Зәлия Гыйльметдинова, фото: Анферова Дарья
Последние новости:
«Туган тел» форумы: татар телен һәм әдәбиятын яңача укыту методикасы
17.04.2026
Клуб интернациональной дружбы «Мы вместе» как пространство живого диалога культур: рефлексия участников межкультурной встречи
17.04.2026
Образовательная сессия в пространстве межкультурного диалога: студенты Клуба интернациональной дружбы «Мы вместе» в гостях у школы
17.04.2026
В Альметьевске пройдёт Международный молодёжный экологический фестиваль «Яшел Адым – Зелёный Шаг 2026»
17.04.2026
9 апреля 2026 г. в ИФМК КФУ прошла Итоговая научно-образовательная конференция студентов
17.04.2026
