"Туган тел" олимпиадасы җиңүчеләрен котлыйбыз!
24 нче апрель көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Туган тел» олимпиадасы җиңүчеләре белән берлектә түгәрәк өстәл узды.
Чарада «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Рәүф кызы Закирова, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Мирзаһитов Рамил Хәмит улы, татар әдәбияте кафедрасы доценты Гөлфия Рәсил кызы Гайнуллина, татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Хатип кызы Кузьмина һәм «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары хезмәткәрләре белән берлектә олимпиада җиңүчеләре катнашты.
Чараны Гөлүсә Рәүф кызы Закированың тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. Сүзне югары мәктәп деканы Мирзаһитов Рамил Хәмит улы дәвам итте: «Без бу олимпиаданы бик күптәннән уздырабыз, олимпиадада катнашкан укучыларның күпчелеге безгә укырга килә. Шунысы үзенчәлекле: ел саен бездә яңа юнәлешләр барлыкка килә, кызыклыраклары ачыла, шуңа күрә без ел саен сезнең катнашуыгызны көтеп калабыз», – дип, чыгыш ассызыклады ул.
Гөлфия Рәсил кызы Гайнуллина теләкләре, фикерләре белән бүлешеп, «Олимпиада зур әһәмияткә ия, чөнки бу — өчен абитуриентларыбызны беренче сыйныфтан башлап институтыбызга, югары мәктәбебезгә җәлеп итү чарасы. «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналы оештырып җибәргән «Туган тел» конкурсы уңдырышлы җиргә беректе, укучылар анда бик яратып катнаша»,- дип, җиңүчеләрне ихластан котлады.
Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе һәм «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары белән берлектә үткәрелгән әлеге чара яшь буында туган телгә булган кызыксынуны арттыра, телебезне үстерүгә зур өлеш кертә. Олимпиада киләчәктә дә татар яшьләренә белем алуда һәм иҗатта үрләр яуларга ярдәм итсен иде дип телибез.
10.2-501 төркем студентлары Динә Мөхәрәмова, Айсылу Шакирова; Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Г.Ә. Нәбиуллина, фото: Анферова Дарья
Последние новости:
Победа студентки Института филологии межкультурной коммуникации на международной научной конференции в Москве
27.04.2026
Студенты ИФМК приняли участие в Международном конкурсе
27.04.2026
Студенты ИФМК написали «Диктант Победы»
27.04.2026
ИФМК КФУ помог абитуриентам с выбором профессии в «Корстоне»
27.04.2026
ИФМК КФУ завоевал Гран-при «Студенческой весны» 2026
27.04.2026
