Туган тел рухы – Тукай мирасы!
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе җитәкчелегендә, “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү Программасы” нигезендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан республикасы язучылар берлеге тарафыннан яшь иҗатчылар өчен оештырылыган Бөтенроссия “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең икенче - зона этабы башланып китте: конкурска килгән 611 эшнең 300 сайлап алынды. Хәзер алар белән районнарда очрашулар башланды. Арчада, Казан шәһәрендә һәм Чистайда очрашулар инде булды.
Комиссиядә татар әдәбияты кафедрасы профессорлары Ләйлә Минһаҗева, Флера Сәйфуллина һәм татар әдәбияты тарихында үз урыннарын ныклы билгеләгән остазлар – Данил Салихов, Галимҗан Гыйльманов, Рәдиф Сәгъди, Рәмис Әймәт, Марат Закир, Рифат Салах бар.
Габдулла Тукай мирасы бүген дә яши. Аның “Туган тел” шигыре кебек, яшь иҗатчыларның каләме дә туган телнең матурлыгын, тирәнлеген, рухи байлыгын саклый, үстерә. “Илһам” бәйгесе шул рухны дәвам итүче платформа булып тора – ул яшьләргә үз сүзен әйтү мөмкинлеге бирә, әдәбият дөньясына ишек ача.
Мингазова Ляйля Ихсановна, профессор, д.п. кафедры татарской литературы, фото автора
Последние новости:
1 сентября состоится торжественная линейка для первокурсников ИФМК
26.08.2026
В ИФМК КФУ зачислены 724 студента
25.08.2026
Вдохновение и новые методики перед стартом учебного года: преподавателей английского языка приглашают на онлайн-конференцию SUMMER ELT LIVE 2026
25.08.2026
Ансамбль "Бәйрәм" примет участие в фестивале «Казань – музыкальная столица исламского мира»
25.08.2026
Директор ИФМК КФУ вручил подарки будущим первоклассникам
24.08.2026
