Тукай аенда институтыбызның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә “Милли кино көне” үткәрелде | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (843) 206-52-30 (доб.5517)

Тукай аенда институтыбызның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә “Милли кино көне” үткәрелде

21 апрель көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Нурихан Фәттахның “Кырык дүртнең май аенда” исемле повесте нигезендә төшерелгән шул исемдәге кинофильмны (режиссер Александр Далматов) карау һәм сөйләшү оештырылды.

Чарада режиссер Александр Далматов, фильмда катнашучы актерлар Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Равил Шәрәфиев,  Татарстанның халык артисты Лилия Мәхмүтова, Татарстанның халык артисты Алмаз Фәтхуллиннар катнашты.

Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов Тукай аендагы әлеге чараның “Милли кино көне” буларак үткәрелүен билгеләп үтте.

Чараны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Рәдиф Рифкатович институтыбызда әдипләребез, галимнәребезнең юбилейлары даими рәвештә күпсанлы һәм масштаблы чаралар белән билгеләнеп үтүен ассызыклады.  Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан үткәрелә торган чараларның берсе буларак Нурихан Фәттахның “Кырык дүртнең май аенда” исемле повесте нигезендә төшерелгән шул исемдәге кинофильмны карау һәм фикер алышу чарасын көтеп алынган вакыйга дип атады. Яраткан артистыбыз Равил Шәрәфиевның да безнең очрашуга килүенә  олы рәхмәтен белдерде.

“Кырык дүртнең май аенда” – Александр Далматов эшләгән проектлар арасында беренче тулы метражлы фильм. Ул “Алтын мөнбәр” кинофестивале кысаларында да  тәкъдим ителде, җәмәгатьчелектә  кызыксыну уятты.

Фильмны тамаша кылганнан соң режиссер, артистлар, галимнәр, студентлар белән берлектә җанлы фикер алышу булды. Татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина Нурихан Фәттахның бу повестьны язу һәм нәшер итү тарихын бәян итте. Александр Далматов әсәргә нигезләнеп эшләнгән әлеге фильмны ихлас яратып эшләвен, озак кына чыгара алмавын сөйләп үтте. Киләчәктә Аяз Гыйләҗев әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә теләвен җиткерде. Равил Шәрәфиев фильмда тасвирланган чорның шаһите булуын тетрәнеп сөйләде. Лилия Мәхмүтова да әбисе белән бәйле фаҗигале хәлләрне бәян итте.

Әдәбият галимнәре Флера Сәйфуллина, Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хәбетдинова бертавыштан кинофильмны татар кинематографының яңа үре дип билгеләп үттеләр. Студентлар фильмның идея катламы, актерлар уены хакында сораулар бирделәр.

Әйтергә кирәк, кинофильмның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы якынлашкан көннәрдә тамаша кылынуы да очраклы түгел.

Чарада «Татар-информ«, «Казан утлары» һәм «UNIVER TV» журналистлары катнашты.

КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Г.Р.Гайнуллина; фото: Центрн профессионального развития "Дулкын", Дарья Анферова