ТУКАЙГА – 140 ЕЛ
26 апрельдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов, киң җәмәгатьчелек татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Чарада ТР Язучылар берлеге, Казан шәһәре хакимияте, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, язучылар, артистлар, депутатлар һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр рәтендә Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов һәм югары мәктәп студентлары да катнашты. Мәртәбәле кунакларны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Тукай шигыренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры белән каршы алды.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан көн дәвамында төрле мәйданчыкларда шигырь бәйрәме, кызыклы чаралар оештырылды.
Көннең иң мөһим вакыйгасы буларак Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Туган тел көненә багышланган тантаналы чарада Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде.
Лауреатларны Рәисебез котлады, бүләкләр тапшырылды:
- «Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме, составында: Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Тәлгать улы, Талипов Эмиль Мансур улы – «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен.
- Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гыйбадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.
- Наил Өлфәт улы – «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю. – төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен.
Иң куанычлысы: быелгы премиягә ия булган лауреатлар арасында татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган яшь иҗатчыларыбыз шагыйрә, драматург, тәрҗемәче Резеда Зәйниева (Гобәева), шагыйрә Лилия Гыйбадуллина исемнәре булу югары мәктәп өчен зур горурлык хисе уятты. Котлыйбыз аларны!!!
Соңрак Казан Кирмәнендә ел саен уздырыла торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе булды. Әлеге акцияне оештыруда һәм үткәрүдә Югары мәктәп студентлары да актив катнаштылар. Чарада «Ташаяк» базары эшләде: анда татар милли образы белән бәйле киемнәр,беләзек-алкалар тәкъдим ителде. Концертта яшь артистлар: АлияНУР, Milyash, Кармак, Defne һәм башкалар чыгыш ясады. «Мин татарча сөйләшәм» акциясе бөек шагыйребез Г. Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
10.2-501 төркем студенты Искәндәр Зиннуров; гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Г.Ә. Нәбиуллина, фото автора
Последние новости:
"Туган тел" олимпиадасы җиңүчеләрен котлыйбыз!
27.04.2026
Конференция «Адымнар» собрала исследователей языков
27.04.2026
ТУКАЙГА – 140 ЕЛ
27.04.2026
Новый шаг к большой науке: Студентка ИФМК победила во Всероссийском конкурсе
27.04.2026
Победа на «Ломоносове – 2026»: студентка ИФМК взяла золото престижной конференции
27.04.2026
