Тынгысыз гомер юлы...
М.Җәлилнең музей-фатирында күренекле галим, Институтыбызның татар әдәбияты кафедрасы профессор-консультанты Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның 85 яшьлек юбилеена багышланган “Тынгысыз гомер юлы...” дип исемләнгән чара булып үтте.
12 апрельдә М.Җәлилнең музей-фатирында күренекле галим, Институтыбызның татар әдәбияты кафедрасы профессор-консультанты Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның 85 яшьлек юбилеена багышланган “Тынгысыз гомер юлы…” дип исемләнгән чара булып үтте. Кичәдә Хатыйп Йосыф улы үзенең тормыш юлына бәйле хатирәләре турында сөйләде, аның хатирәләрен шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рәдиф Гаташ дәвам итте.
Чарада татар әдәбияты кафедрасы профессорлары Фоат Галимулла улы Галимуллин, Нурфия Марс кызы Юсупова галимнең гыйльми, җәмәгать һәм мөгаллимлек эшчәнлеге турында чыгышлар ясады, үз хатирәләре белән уртаклаштылар. Әлеге искиткеч җылы, эчтәлекле итеп оештырылган чарада Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2 – 101 төркем студентлары да катнашты.
Чыганак: Нурфия Юсупова
Последние новости:
Объявлен набор участников для Студенческого марша Победы КФУ
19.01.2026
Объявляем старт конкурса на получение повышенной государственной академической стипендии
19.01.2026
Встреча с полярником: участник антарктической экспедиции выступит в КФУ
19.01.2026
В ИФМК КФУ проходит второй этап Конкурса «Гыйлем»
17.01.2026
ФВИА «Бәйрәм» ИФМК КФУ выступил в Национальной галерее Казанского Кремля
17.01.2026
