Тәҗрибә уртаклашу | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

Тәҗрибә уртаклашу

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе татар теле белеме кафедрасы каршында оештырылган «Яңартылган ФДББС шартларында туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә уку һәм тәрбия эшен оештыруда заманча технологияләр куллану» исемле татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен камилләштерү курсы булып узды

2024 нче елның 16 февраль – 01 март аралыгында Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе татар теле белеме кафедрасы каршында оештырылган «Яңартылган ФДББС шартларында туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә уку һәм тәрбия эшен оештыруда заманча технологияләр куллану» исемле татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен камилләштерү курсы булып узды. Курс туган тел һәм әдәбият дәресләренә, сыйныфтан тыш эшчәнлеккә куелган заман таләпләрен, хәзерге заман укытучысының иҗтыяҗларын күздә тотып төзелгән иде. Биредә укытучылар озак еллар дәвамында югары һәм урта мәктәптә укыту мәсьәләләре юнәлешендә эшләгән дәреслек, кулланма, программалар, яңа методикалар авторлары, төрле дәрәҗәдәге конкурс һәм олимпиадаларда эшләү тәҗрибәләре зур булган белгечләр белән турыдан-туры аралаштылар, үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар. Дәресләрнең тренинг, гамәли дәресләр форматында үтүе заманча технология алымнары белән эшләп карау, аларның өстенлекле якларын бәяләү мөмкинлеге тудырды. Укытучылар актуаль һәм отышлы саналган заманча технологияләрне барлап, укучыларга милли тәрбия һәм белем бирү алымнарын гамәли яссылыкта кулланып карадылар, курс ахырында эш нәтиҗәләрен проект итеп якладылар.

Курс кысасында Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән ачык лекция форматында очрашу узды (тулырак:  https://tatar-inform.tatar/news/kfuda-ak-kalfak-tatar-xatyn-kyzlary-oesmasy-itakcese-kadriya-idrisova-belan-ocrasu-uzdy-5883916).

28-29 февральдә исә укытучылар татар теле белеме доценты Рәмилә Камил кызы Сәгъдиева җитәкчелегендә Казан шәһәренең «Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе»ндә стажировкада булдылар. Очрашу гимназия директоры Галиева Әлфия Әсгать кызының әлеге белем бирү йорты белән таныштыру сүзеннән башланды. Ул гимназиядәге уку-укыту һәм тәрбия бирү юнәлешләрен ассызыклап үтте.   Беренче көнне әлеге төркем Г.Ибраһимов, Ш.Галиев музейларында кунакта булдылар, «Яктылык» һәм «Рухият» проектлары белән таныштылар. Укытучыларга 6 сыйныф укучысы Фазлиева Ильвинаның «Кулларыннан гөл тама» дип аталган шәхси күргәзмәсен карау мөмкинлеге дә булды. Икенче көнне әлеге гимназиядә белем бирә торган укытучыларның ачык дәресләре узды.

Татарстанның төрле районнарыннан килгән укытучылар һәр дәресне, сыйныфтан тыш чараларны кызыксынып күзәтте. Аларның һәрберсе үз эшчәнлегендә файдалану өчен зур материал туплап киттеләр.

Әлеге төркем «Мәгариф–Вакыт» нәшриятында кунакта булырга да өлгерделәр. Яңа УМКлар, укучыларны олимпиадага әзерләүдә ярдәм итә торган кулланмалар, яңа проектлар белән таныштылар.

 

Мәгълүматны татар тел белеме кафедрасы мөдире Г.Р. Галиуллина һәм доцент Р.К. Сәгъдиева әзерләде.