Тәҗрибә уртаклашу: татар теле һәм әдәбияты укытучылары белем күтәрү курслары үттеләр
16 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Дулкын» һөнәр үсеш үзәгендә Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучылары белем күтәрү курслары үттеләр.
«Яңартылган ФДББС шартларында туган тел (татар теле) һәм әдәбияты дәресләрендә уку һәм тәрбия эшен оештыруда заманча технологияләр куллану» дип аталган 56 сәгатьлек программа (җитәкче – проф. Галиуллина Г.Р.) Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы укытучылары тарафыннан оештырылды.
Белем күтәрү курслары кысаларында укытучылар татар телен һәм әдәбиятын укытудагы яңа ысуллар, тәрбия эшләре белән бәйле чаралар, катнаш дәресләр, цифрлы технологияләрне куллану, укучыларны иҗатка тарту, аларны аралашуга чыгара торган эш алымнары, бүгенге көндә кулланыла торган УМКлар һ.б. турында кызыклы лекцияләр тыңладылар һәм гамәли дәресләрдә катнаштылар. Казан шәһәре Мәскәү районының «Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче мәктәбе», Казан шәһәре «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле мәгариф комплексы» дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе мөгалимнәре әлеге төркем укытучылар өчен ачык дәресләр һәм кызыклы осталык сәгатьләре да үткәрделәр. Әлеге чараларның барысы да укытучыларга алга таба үзләренең эш алымнарын төрләндерергә мөмкинлек бирде.
27 ноябрьдә әлеге курста белемнәрен тирәнәйткән укытучылар комиссия алдында проект эшләрен якладылар, үз тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар, бүгенге көндәге актуаль мәсьәләләрне чишү юлларын билгеләделәр.
Эчтәлекле һәм файдалы курслар оештыру, үзара тәҗрибә алмашу мөмкинлеге тудырган өчен, белем күтәрү курслары үтүчеләр курсларда белем биргән укытучы-галимнәргә, «Дулкын» һөнәри үсеш коллективына олуг рәхмәтләрен җиткерделәр, киләчәктә хезмәттәшлектә булачакларын әйттеләр.
Рамилә Сәгъдиева, татар теле белеме кафедрасы доценты, фото автора и Дарья Анферова
Последние новости:
Тәҗрибә уртаклашу: татар теле һәм әдәбияты укытучылары белем күтәрү курслары үттеләр
27.11.2026
«ПРОтеатр» - участники Международного театрального фестиваля
27.11.2026
26 ноября 2026 Студенты и преподаватели ИФМК на конференции в г. Чебоксары
27.11.2026
Студенты ИФМК КФУ разобрали поступление в формате игры-тренинга
27.11.2026
Студенты ИФМК КФУ заняли второе место на интенсиве «ПрофСтарт»
27.11.2026
