Университет студентлары Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы белән очрашты
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы белән очрашу булып узды
26 сентябрь көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы белән очрашу булып узды.
Равил Әхмәтшин – кызыклы тормыш юлы үткән шәхес, Татарстанның Әлмәт районында туып үскән, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган, инде бик күп еллар Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле, югары дәрәҗәдәге дәүләт эшлеклесе.
Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы белән очрашу Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтның матур бер традициясенә әйләнде. Һәр уку елы башында ул Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 1нче курс студентларын Мәскәү шәһәрендәге татарлар эшчәнлеге белән таныштыра һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Аның сүзләренчә, тел белгечләре, филологлар һәркайда да кирәк. Моны ул үзенең тормышындагы мисаллар белән исбатлады.
Шулай ук очрашуның мөһим мизгеле – Бөек Ватан сугышында катнашкан күренекле хәрби җитәкче, армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулуга багышланган истәлекле медаль белән бүләкләү тантанасы. Әлеге медальне Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге булдырган.
Шуны әйтергә кирәк, бу – Равил Кәлимулла улы тарафыннан тапшырылган беренче истәлекле бүләк түгел. 2016 нче елны университетның әдәбият кафедрасы укытучыларына «Муса Җәлилнең тууына 110 ел» исемле истәлек медальләре, шул ук елны университетның олпат галимнәренә «Габдулла Тукайның тууына 130 ел» медале тапшырылган иде.
«Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел» медале Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасы профессоры Мингол Вәгыйз улы Галиевка, татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хәйдәр улы Хөснетдиновка, Университетның «Мизгел» яшьләр театры режиссеры Илфак Илшат улы Хафизовка тапшырылды. Шулай ук югары нәтиҗәләргә ирешкән институт студентлары Виктор Воропаев һәм Евгения Макаровага бирелде.
Лауреатлар алган медаль тирән символик мәгънәгә ия. Медальның алгы ягында генералның рәсеме сурәтләнгән, ә арткы ягына: «Сугышның бәхетле мизгелләреннән минем өчен иң зурысы – Җиңү көне», — дигән цитатасы уеп язылган. Бу сүзләр җиңүгә ирешүнең бөек бәясен искә төшереп тора.
Бүләкләнүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең хезмәтегез һәм активлыгыгыз – бөек шәхесләрнең батырлыгын һәм эшен дәвам итү. Без сезнең белән горурланабыз һәм республикабыз, илебез хакына яңа казанышлар телибез!
Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе
Последние новости:
«Гордое звание – учитель»
03.10.2025
Событийный PR: от теории к практике: студенты КФУ встретились с экспертом индустрии
03.10.2025
Университет студентлары Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы белән очрашты
03.10.2025
В стенах ИФМК состоялось долгожданное событие «Посвящение в первокурсники»
03.10.2025
«Рухият» студентлар фәнни түгәрәге кысаларында әдәбият галиме, публицист, язучы Рәҗәп Бәдретдинов белән очрашу булып узды
03.10.2025