Ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисе...
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 10.2-322 нче төркем студентлары, Республика Яшүсмерләр китапханәсендә кунакта булды
21 нче гыйнварда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 10.2-322 нче төркем студентлары, Республика Яшүсмерләр китапханәсендә кунакта булды. Бу экскурсия, беренче чиратта, гаилә, мәхәббәт темасына багышланган иде һәм аның кысаларында без легендар әдипләребез, шул исәптән, татарның бөек шагыйре — Муса Җәлил турында лекция тыңладык. Мәхәббәт, чыннан да, кешеләрне зур эшләргә һәм казанышларга илһамландыра. Ул көч һәм мотивация чыганагы булып, безне иҗат итәргә, хыялланырга һәм күкләргә омтылырга этәрә. Шәхес, мәхәббәттән илһам алып, сәнгать, фән һәм башка өлкәләрдә шедеврлар тудыра ала.
Китапханә хезмәткәре Фәридә Илдус кызы Гаяз Исхакый, Фатыйх Әмирхан, Фәнис Яруллин, Муса Җәлил, Мөхәммәт Мәһдиев, Габдрахман Әпсәләмов, Тәлгать Галиуллин кебек шәхесләрнең тормышында һәм иҗатында гаилә, мәхәббәт темасының төп роль уйнавын әсәрләреннән мисаллар аша дәлилләде. Икенчедән, экскурсия безгә тарихны яңадан яңартты, М.Җәлил кебек батыр шәхесләрнең мирасын хөрмәт итәргә, онытмаска кирәклеген кабат искә төшерде. Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бу чара безнең күңелләрдә ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисе уятты.
Чараны оештырган укытучыбыз Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Әсхәдуллина Финзия,
10.2-322 нче төркем
Последние новости:
В Институте филологии и межкультурной коммуникации состоится круглый стол с участием ведущих психолингвистов России
30.03.2026
Международный семинар «Современный французский язык и инновационные технологии его преподавания»
30.03.2026
27-29 март көннәрендә Казан федераль университетында Бөтенрәсәй күләмендәге укучылар өчен “Лобачевский. Прорыв” дип аталган фәнни конкурсның йомгаклау этабы булып узды.
30.03.2026
«ПРОтеатр» в Бала-сити
30.03.2026
Кафедра русского языка и методики его преподавания приняла участие в работе международной конференции в МПГУ
30.03.2026
