Яр Чаллыда медиа-класслар ачылышы узды
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицее белән берлектә медиа-класслар оештырды.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицее белән берлектә медиа-класслар оештырды. Бу – республикада беренче тәҗрибә. Лицейның 6, 7 һәм 10 класс укучылары республиканың танылган журналистларыннан дәресләр ала, бергәләп тәҗрибә туплана.
13 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицеенда медиа-класслар ачылуга багышланган зур чара оештырылды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге начальнигы Гыйзатуллина Энҗе Хәбир кызы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Мирзаһитов Рамил Хәмит улы, “Дулкын” һөнәри үсеш үзәге хезмәткәре Хәялиева Раилә Ренат кызы һәм Яр Чаллы шәһәренең барлык матбугат чаралары вәкилләре катнашты. Медиа-класс укучылары өчен осталык дәресләре, түгәрәк өстәлләр уздырылды.
“Дулкын” һөнәри үсеш үзәге
Последние новости:
ИФМК КФУ представит мастер-классы на ярмарке дополнительного образования в МЕГЕ
20.08.2026
От Пушкина до нейросетей: ИФМК КФУ примет участие в фестивале PROнаука
27.08.2026
125 первокурсников ИФМК КФУ заселились в общежития
27.08.2026
В ИФМК КФУ прошло выездное заседание Президиума Федерации профсоюзов Республики Татарстан
26.08.2026
1 сентября состоится торжественная линейка для первокурсников ИФМК
26.08.2026
