Яшьләр һәм дин
Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, Татар бүлегенең 80 еллык юбилее уңае белән бәйле уза торган, ункөнлекне башлап җибәрде
Бүген, ягъни 18 ноябрьда, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, Татар бүлегенең 80 еллык юбилее уңае белән бәйле уза торган, ункөнлекне башлап җибәрде.
“Яшьләр һәм дин” темасына бәйле үткәрелгән түгәрәк өстәлдә Татар филологияесе һәм тарихы факультетын төрле елларда тәмамлаган дин әһелләре, эшчәнлекләре дин белән бәйле шәхесләр катнашты: Биктимирова Айгөл Ринат кызы – ТР Диния нәзарәте социаль үсеш бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты; Әхмәдуллин Марсель Равил улы – «Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, “Татар азаны мәктәбе” мөгаллиме, алып баручы.
Түгәрәк өстәл барышында диннең кеше тормышындагы роле, бүгенге яшьләр тормышында дин, дин һәм традицияләр кебек мөһим сораулар күтәрелде.
Әңгәмә барышында студентлар үзләрен борчыган, үзләренә кызык булган сорауларга җавап таптылар.
Сибгаева Ф.Р., филология фәннәре кандидаты, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы
Последние новости:
«Если ты есть - будь первым!»
15.10.2025
Путешествие в мир знаний
15.10.2025
Установление сотрудничества между ИФМК КФУ и Чанчуньской школой иностранных языков (Китайская Народная Республика)
15.10.2025
В ИФМК КФУ состоялась стратегическая сессия Министерства науки и высшего образования РФ
10.10.2025
Делимся опытом: преподаватели ИФМК – школам Республики Татарстан
10.10.2025