Яшәү хозурлыгы хөрлектә…
15 февральдә Казан федераль университетының ректор бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк кую тантанасы узды
15 февральдә Казан федераль университетының ректор бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк кую тантанасы узды.
Тантанада Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов, татар әдәбияты кафедрасы укытучылары һәм студентлар катнашты.
Бәйрәмне ачып җибәрү һәм сәламләү өчен сүз Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдиновка бирелде. «Ел саен Муса Җәлилнең туган көнендә бирегә килеп чәчәкләр салу, шагыйрьнең шигырьләрен уку Институтыбызның матур традициясенә әйләнде. Җәлилнең шагыйрь буларак формалашуында безнең уку йортыбызның эшчеләр факультетында укуы да зур роль уйный. Бу безнең өчен аеруча кадерле», – дип билгеләп үтте Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов. Ул Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар поэзиясенең җәүһәр ташы Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуны билгеләп үтеп, мондый чараларның яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә әһәмиятле булуын, 38 яшендә фаҗигале рәвештә арабыздан китүенә карамастан, шагыйрьнең әдәбиятта бик җитди эз калдыруын, әсәрләренең үлемсезлеген, «Моабит дәфтәрләре»нең татар дөньясы өчен әһәмиятен ассызыклады.
Шагыйрьнең 119 яшь тулуы уңаеннан оештырылган әлеге тантанада Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2 – 201 төркем студентлары Вахитов Айзат, Газизуллин Кәрим, Камаев Илнар Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Тантана шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.
Н.М. Йосыпова, татар әдәбияты кафедрасы профессоры
Последние новости:
Кафедра русского языка как иностранного приняла участие в III Международном бизнес-форуме «РОСТКИ: Россия и Китай – взаимовыгодное сотрудничество».
19.08.2025
Раис Татарстана открыл научно-образовательный центр "Белем" в ИФМК КФУ
13.08.2025
Ушел из жизни заслуженный профессор Казанского университета Геннадий Николаев
09.08.2025
Студентка ИФМК КФУ на Всероссийском интенсиве «Точка будущего»
08.08.2025
Встречи Радифа Замалетдинова со стобалльниками дали результат
07.08.2025