Югары мәктәбебездә тәүге психологик уен узды
Институтыбызда өр-яңа форматтагы чара - "Маска" психологик уены узды
Бүген, ягъни 9 апрель көнне, Институтыбызда өр-яңа форматтагы чара — «Маска» психологик уены узды. Әле тәүге тапкыр үткәрелүенә карамастан, студентлар арасында чара белән кызыксынучылар шактый булды. Чыннан да, әлеге уен бик үзенчәлекле. Биредә һәркем үзенең уй-фикерләр, хисләре, борчыган мәсьәләләре турында сөйли алды. Ул гына да түгел, кич салмак көйләр астында җылы аралашу белән үрелеп барды.
«Маска» психологик уенын Институтыбызның студенты Галкина Виктория үткәрде. Әле беренче генә курста булуына карамастан, Виктория бик җиңел, рәхәт атмосфера тудырып, уенны югары дәрәҗәдә үткәрә алды. Уенның 3 этабында да һәр студентны зур игътибар белән тыңлады, шәхесне ачарга ярдәм итә торган сораулар бирде, рефлексия ясады.
Психологик уеннан соң студентлар үз фикерләрен белдерделәр, тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Чараның ни дәрәҗәдә кызыклы узуы турында катнашучыларның үзләреннән ишетү аеруча рәхәт булды. Димәк, бу эшчәнлек нәтиҗәле узган.
Викториягә һәм чараны үткәрүдә катнашкан барлык оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә «Маска» психологик уены үсәр, үз даирәсен киңәйтер дип ышанып калабыз.
Чыганак: 4нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова,
Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов
Последние новости:
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белем күтәрү курслары үтте
22.10.2025
Профессиональный рост учителей английского языка: завершились курсы повышения квалификации
21.10.2025
В ИФМК КФУ открылись Международные Бодуэновские чтения
21.10.2025
Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың беренче этабы тәмамланды
21.10.2025
Семинар от научной лаборатории ИФМК: «Русские Google-биграммы при исследовании культурных трендов: подходы и наблюдения» (Б.В. Орехов)
20.10.2025