Югары мәктәбебез студенткалары - "Яз гүзәлләре"
21 нче март көнне “Пирамида” концертлар залында “Яз гүзәле” вузара матурлык һәм талант бәйгесе финалы узды
21 нче март көнне “Пирамида” концертлар залында “Яз гүзәле” вузара матурлык һәм талант бәйгесе финалы узды. Әлеге бәйге быел инде 15 нче тапкыр үткәрелә. Проектның географиясе дә елдан-ел киңәя, быел бәйгедә Самара, Башкортстан якларыннан катнашучылар да бар иде.
Конкурс 14 нче мартта Казан дәүләт энергетика университетында башланып китте. Илебезнең төрле төбәкләреннән, төрле ВУЗларыннан җыелган 30 финалист кыз бер атна дәвамында төрле мастер-класслар, очрашулар, лекцияләргә йөрделәр һәм иҗади, кулинар, интеллектуаль конкурс этапларында үзләрен күрсәттеләр. Аларның тырышлыклары нәтиҗәсе нәкъ менә финал концертында күренде.
30 финалист кыз «Пирамида» концертлар залы сәхнәсенә чыгып, үзләрен күрсәттеләр. Алар арасында Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары 10.2-002 нче төркемнән Мөхәммәтова Зилә, 10.2-202нче төркем студенты Шәмсевәлиева Зәлия һәм 10.2-101нче төркем студентлары Әбдрәшитова Зәринә һәм Хәйруллина Илзирәләр дә бар иде. Супер-финалга узучы 10 финалист кыз исеме дә нәкъ менә сәхнәдә басып торганда яңгырады. Концерт супер-финалга узган унлыкның визиткалары һәм иҗади номерлары белән дәвам итте, жюрилар исә үз бәяләрен бирделәр. Бәйгенең супер-финалында югары нәтиҗәләр күрсәтеп, Югары мәктәбебез студентлары Хәйруллина Илзирә «Иң иҗади кыз» исеменә, Мөхәммәтова Зилә «Иң тапкыр кыз» һәм «Халык гүзәле» исеменә ия булды.
Кызларыбызны тагын бер кат олы җиңүләре белән котлыйбыз! Тагын да яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.
Чыганак: Татар тел белеме кафедрасыдоценты Дамир Хөснетдинов
Дамир Хуснутдино
Последние новости:
Студенты ИФМК КФУ зажгли свечи памяти у главного здания
23.06.2026
Вокальный ансамбль «Melody» покоряет Российскую студвесну
22.06.2026
В ИФМК КФУ состоялась первая встреча из цикла родительских собраний с директором
22.06.2026
Новый вклад в развитие методики преподавания иностранного языка: в ИФМК КФУ состоялись предзащиты диссертаций по методике преподавания иностранных языков
22.06.2026
На вершине музыкального Олимпа
22.06.2026
