Югары мәктәбебез студентлары – «Ана теле – 2026» конкурсы җиңүчеләре!
Конкурсның барлык призлы урыннарына Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары ия булды.
19 февраль көнне М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогик университеты базасында 18 нче тапкыр Халыкара туган телләр көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Ана теле – 2026» Бөтенрусия педагогик осталык конкурсы узды. Ул сәләтле студентлар – булачак татар теле һәм әдәбияты укытучыларын барлау, аларга ярдәм итү бурычын күздә тотып үткәрелде.
Катнашучылар ике этапта көч сынаштылар. Сайлап алу этабы кысаларында конкурсантлар үзләренең визитка, педагогик эссе, иҗади номерларын жюри әгъзаларына читтән торып тәкъдим иттеләр. Финал этабында катнашучылар Уфа шәһәренең Гази Заһитов исемендәге 65 нче һәм 84 нче Татар гимназияләрендә ачык дәресләр үткәрделәр.
Нәтиҗәләргә килгәндә, конкурсның барлык призлы урыннарына Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары ия булды. Әдилә Шәйхетдинова – 3 нче, Илнара Вахитова – 2 нче, Зәлия Шәмсивәлеева 1 нче урыннарга лаек дип табылдылар. Җитәкчеләре – татар теле белеме кафедрасы доценты Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы.
Конкурсның 2026 елгы җиңүчесе Зәлия Шәмсивәлеева бик канәгать калган:
«Дәресемне үткәрер алдыннан бик борчылган идем. Сыйныфка килеп керүгә, ул кайгы-борчулар онытылды. Укытучы роленә тиз ияләштем, тәмен татыдым. Балалар белән эшләүдән ләззәт алдым».
Югары мәктәбебез студентларын җиңүләре белән чын күңелдән тәбриклибез. Туган телебезгә, булачак һөнәрегезгә булган мәхәббәтегез беркайчан да сүрелмәсен. Сез – безнең зур өметләр баглап торучы киләчәгебез. Алга таба да сынатмыйча зур үрләр яулавыгызны теләп калабыз!
1 курс студенты Азалия Мифтахова, татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов, фото: авторлардан
Последние новости:
Гости из вуза: программирование и робототехника для старшеклассников
20.02.2026
Ждем всех на образовательной выставке «Навигатор Поступления»
20.02.2026
«В мире науки – 2026»
20.02.2026
Югары мәктәбебез студентлары – «Ана теле – 2026» конкурсы җиңүчеләре!
20.02.2026
«Калейдоскоп культур»: дружба народов без границ
19.02.2026
