Зилә Мөбәрәкшинаның һөнәри юлы тырышлык, хезмәт сөючәнлек һәм кыюлык үрнәге ул | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (993) 410-05-44

Зилә Мөбәрәкшинаның һөнәри юлы тырышлык, хезмәт сөючәнлек һәм кыюлык үрнәге ул

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррир урынбасары Зилә Нияз кызы белән очрашу

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясенең баш мөхәррир урынбасары Зилә Мөбәрәкшина белән очрашу узды. Чара татар теле белеме кафедрасы доценты Гөлфия Һадиева җитәкчелегендә эшләп килгән «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» фәнни түгәрәге тарафыннан оештырылып, татар журналистикасы, педагогик белем бирү юнәлешләренең 1 һәм 4 курс студентларын җыйды.

Зилә Нияз кызының һөнәри юлы тырышлык, хезмәт сөючәнлек һәм кыюлык үрнәге ул. Мәктәп укучысы буларак, медицина турында хыялланган кызга, көннәрдән бер көнне татар теле укытучысы олимпиадада көч сынап карарга тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, 2016 нчы елда Халыкара олимпиадада җиңү Зилә алдында институтыбызның ишекләрен ача.

Беренче курсның азагында, Зилә Мөбәрәкшина үзенең көчен сынап карау турында уйлана башлый. Сайлау «Интертат» редакциясенә төшә. Штаттан тыш хәбәрче булып эшли башлагач, «университетта узган вакыйгаларны, очрашулар һәм чараларны яктырттым», — дип уртаклашты ул студентлар белән. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты  белән килешү төзүе дә очраклы түгел. «Татар теле, әдәбияты һәм журналистикасы юнәлеше ачылуга, минем уйлавымча, үз өлешемне дә керттем», — дип билгеләде Зилә Нияз кызы.

Зилә Нияз кызының язмаларын җиңел укыла торган язу стиле аерып тора. Моның сәбәбе аның киңкырлы шәхес булуында. Журналистикадан тыш ул фән һәм сәнгать белән кызыксына. Казан федераль университетының Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин җитәкчелегендәге Татар халык хоры солисты. БРИКС вакытында Зилә Мөбәрәкшина чит ил коллегалары белән таныша. Француз журналистларына хор белән алар телендәге җыр башкаруларын тыңлаткач, «безнең никадәр дөрес һәм яхшы җырлаганга французлар шаккаттылар, хәтта миннән татарлар турында интервью да алдылар», — дип искә төшерде кунагыбыз.

Журналист идея белән янса, бернинди дә киртәләрне күрми: Зилә Нияз кызы,  «Клон» сериалы актерларыннан һәм аның композиторыннан татар җурналистлары арасында беренче интервьюны алган кеше. Сара Садыйкованың 100 яшьлек кызы Әлфия Айдарская белән интервью гына ни тора. Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәре буенча да кызыклы тикшеренү үткәрә. Язучы әсәрендә вертолётлар һәм сенсор экраннар турында язган була, гарчә ул вакытта алар әле булмаса да. Зилә Мөбәрәкшина бу темага карата тикшерү башкарган.

Кунагыбыз, елдан ел газета-журналларның тиражы кимүен искәртте, киләчәктә татар телен камил белүче язучылар алтын бәясенә булачагын фаразлый. Сәбәбе дә шунда: рус журналистын кайбер очракларда ясалма фәһем инде алмаштыра ала, ә менә татар телендә аналитик мәкаләләр язуны бары тик кеше генә башкарырга сәләтле.

Очрашу азагында студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларын  бирделәр. «Журналист белеме булмаган кеше яхшы журналист була аламы?» дигән сорау зур кызыксыну тудырды. Зилә Мөбәрәкшина гамәлдә мондый мисаллар булуын, «әмма моның өчен тырышырга, даими укырга һәм тәҗрибә җыярга кирәк» — дип җавап бирде.

Кичә истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде. Студентлар һөнәри юлларын билгеләүдә яңа фикерләргә тап булгандыр дигән өметтә калабыз.

 

Мәгълүматны 4 курс студенты Мифтәхетдинова Ләйлә әзерләде. Фотографиягә төшерүче: 4 курс студенты Айгөл Абязова.