Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы: "Әлеге уку йортында белем алган студентлар тормышта югалып калмый!"
20 октябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы белән очрашу узды.
Очрашуны институт директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы ачып җибәрде.
Равил Кәлимулла улы Мәскәү шәһәрендәге татарлар эшчәнлеге, Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре хакында сөйләде. Тел белгечләренең, филологларның һәркайда хөрмәтле кеше булуларын ассызыклады, үзенең шәхси тормышыннан да мисаллар китерде. Очрашу ахырында студентлар кунакны сорауларга күмделәр, студент чактагы хатирәләре белән уртаклашуны үтенделәр. Бу урында Равил Кәлимулла улы үзенең остазларын сагынып искә алды:
Соңыннан кунагыбыз студентларны актив булырга, сәләтләрен үстерергә, бернигә дә карамыйча максатларына ирешергә өндәде. “Әлеге уку йортында белем алган студентлар беркайчан да тормышта югалып калмый!” – диде ул.
Халкыбызнең киләчәген кайгыртып, тел, гореф-гадәт, милли үзаңны саклау максатыннан Ватаныбызга хезмәт итүче шәхес белән күзгә-күз очрашу студентларыбызның күңелендә җылы хисләр генә калдырды.
Фото: Арина Зуева
Последние новости:
Коллеги, ученики и близкие простились с Резедой Фаилевной Мухаметшиной
24.07.2026
Ученые ИФМК КФУ – победители грантового конкурса Фонда науки и технологий РТ
24.07.2026
Директор ИФМК КФУ ответил на вопросы абитуриентов в ходе онлайн-встречи
23.07.2026
Об учебе в ИФМК из первых уст: Блестящий старт выпускницы Зарубежной филологии-2026 Дианы Гариповой
23.07.2026
Из жизни ушла Резеда Фаилевна Мухаметшина
22.07.2026
