«Җиңүчеләрне котлыйбыз!» | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 203

Телефон для получения консультаций по приему для абитуриентов:
8 (843) 206-52-30 (доб.5517)

«Җиңүчеләрне котлыйбыз!»

13 нче ноябрь көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Җиңүчеләрне котлау өчен, тантанага Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча ТР Дәүләт Советы Комиссиясе рәисе Гыйльманов Камил Камал улы, КФУның өстәмә белем бирү буенча проректоры Хәйруллин Илнур Әдил улы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгәриф идарәсе башлыгы Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Габдрахманова Айгөл Таһир кызы да килгәннәр иде.

Чараны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Мирзаһитов Рамил Хәмитович җиңүчеләрне тәбрикләү сүзләре белән башлап җибәрде. Ул олимпиаданы оештыруга зур өлеш керткән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә һәм Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге» хезмәткәрләренә зур рәхмәтен белдерде.

Соңрак сүз Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча ТР Дәүләт Советы Комиссиясе рәисе Гыйльманов Камил Камал улыны бирелде. «Мондый чаралар инде бик күп уздырыла. Алар безнең халкыбыз киләчәгенә зур өлеш кертә. Инде быел Габдулла Тукай тууына 140 ел. Аңа багышланган бик күп чаралар да узды. Бу олимпиаданың киләчәге булсын, киләсе елга өченче кат та уздырылсын иде. Җиңүчеләр өчен мин бик шатмын. Сез безнең киләчәгебез! Сезгә исәнлек саулык, алдагы тормышларыгызда уңышлар телим!»,– дип уртаклашты Гыйльманов Камил Камал улы.

Олимпиадада урын алучы һәм аерым кызыксындыру номинацияләрендә җиңүче студентларга акчалата бүләк һәм дипломнар тапшырылды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Катнашучы һәм җиңүчеләргә алга таба да уңышлар теләп калабыз!

10.2-501 нче төркем студенты Шакирова Айсылу; фото: Дарья Анферова