Диләрә Тумашева истәлегенә мемориаль такта ачылды
18 нче ноябрьдә филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Ленин ордены кавалеры, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Д.Г. Тумашева истәлегенә ул яшәгән йорт диварында мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Солтан улы Абделганиев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов, Казан федераль университетың беренче проректоры Дмитрий Альбертович Таюрский, Казан федераль университеты президенты Рияз Гатаулла улы Минзарипов, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, фән буенча директор урынбасары Олег Ришат улы Хисамов, Диләрә Гариф кызы Тумашеваның кияве – медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университеты профессоры Рөстәм Аббас улы Абдулхаков һәм оныгы –медицина фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының эчке авырулар кафедрасы мөдире, табиб-гастроэнтеролог Сәйяр Рөстәм улы Абдулхаков, килене – икътисад фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының халыкара икътисади мөнәсәбәтләр кафедрасы мөдире Марина Викторовна Тумашева, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре, студентлар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Диләрә Гариф кызы Тумашева – ХХ гасырның икенче яртысы татар теле белеме һәм тюркология фәннәренең танылган шәхесләреннән берсе. Ул 50 елдан артык гомерен татар гуманитар фәненә, Казан университетына багышлады. Аның тормыш юлы – фәнгә һәм туган телгә тугрылыклы хезмәт итү үрнәге. Диләрә Гариф кызы Тумашева 1926 елның 19 июлендә Төмәндә туа.
Мәскәү дәүләт университетының филология факультетының Көнчыгыш бүлеген тәмамлагач, Диләрә Гариф кызы тюркология кафедрасы каршындагы аспирантурада укуын дәвам итә. 1952 нче елда Мәскәүдә «Көнбатыш Себернең татар диалектлары (Төмән)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый һәм шул ук елны Казан дәүләт университетына юллама ала. Хезмәт юлын Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы ассистенты булып эшли башлый.
Университетта Диләрә Гариф кызы ассистенттан профессор һәм кафедра мөдире дәрәҗәсенә кадәр юл үтә. Чирек гасыр диярлек ул татар теле кафедрасын җитәкли. Ун елга якын тарих-филология факультеты деканы була, соңрак көнчыгыш телләре кафедрасы белән җитәкчелек итә. 1969 елда галимә Себер татарлары диалектларына багышланган «Себер татарлары диалектларының татар һәм башка төрки телләргә мөнәсәбәте» дигән докторлык диссертациясен яклый һәм тиздән профессор исемен ала. 1992 елда аны Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлыйлар.
Диләрә Гариф кызы Тумашеваның фәнни биографиясе ике юнәлешне берләштерә: Себер татарлары диалектларын һәм татар әдәби теле морфологиясен комплекслы өйрәнү. Бу юнәлешләрнең һәрберсе буенча ул фәнни мәктәпләр булдырды; соңыннан алар татар телен өйрәнүгә яңа сулыш бирде һәм татар тел белеменә заманча идеяләрне кертүгә нигез салды. Диләрә Гариф кызының фәнни һәм педагогик эшчәнлеге дәүләт тарафыннан югары бәяләнде. Ул – күпсанлы мактаулы исемнәр, бүләкләр иясе.
Галимәнең иҗтимагый эшчәнлеге дә гаять киңкырлы. Ул Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе хөкүмәте каршындагы рус теле советы әгъзасы, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы, берничә тапкыр Татарстан Республикасы халык депутаты, Россия тюркологлары комитеты әгъзасы буларак, бик актив эшчәнлек алып бара.
Күренекле галим һәм педагог Диләрә Гариф кызы Тумашеваның 100 еллык юбилее хөрмәтенә багышланган бүгенге тантаналы вакыйга – аңа булган тирән хөрмәт хисләренең кайтавазы.
Чыганак: Татар теле белеме кафедрасы; фото: Дарья Анферова
Последние новости:
Диләрә Тумашева истәлегенә мемориаль такта ачылды
18.11.2026
В Казани открыли мемориальную доску Диляре Тумашевой
18.11.2026
Приглашаем проверить знания о налогах на всероссийском диктанте
18.11.2026
Подведены итоги Конкурса научно-исследовательских работ студентов, аспирантов, молодых ученых 2026
18.11.2026
Новая монография по методике РКИ стала результатом международного сотрудничества
18.11.2026