“Дулкын” медиа-мәктәбендә радиожурналистика курсы тәмамланды | ИФМК КФУ

Адрес для получения консультаций по приему:
г. Казань, ул. Татарстан д.2, кабинет 213

Телефон для получения консультаций по приему:
8 (993) 410-05-44

“Дулкын” медиа-мәктәбендә радиожурналистика курсы тәмамланды

Апрель аенда “Дулкын” медиа-мәктәбенең яңа курслары ачылачак

Узган елның декабрь аенда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Дулкын” һөнәри үсеш үзәгендә медиа-мәктәп үзенең эшчәнлеген башлап җибәргән иде. “Дулкын” һөнәри үсеш үзәге “САФ” балалар беренче интернет радиосы белән берлектә оештырылган “САФ” дулкын” радиожурналистика курсына 10-15 яшьлек егетләр-кызлар җыелды. Дәресләр институтта һәм “Тәртип”, “Китап” радиолары редакцияләрендә, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды. Танылган радиожурналистлар, психолог, логопед, smm-белгечләр курска йөрүчеләргә дәресләр бирде, аларга  радиожурналистика нигезләрен өйрәтте, уңышлы блог алып бару серләрен ачты. “Тәртип” радиосында Ризәлә апа Исмәгыйлева дәрес уздырганда, укучылар туры эфирга да чыгып карадылар! Медиа-мәктәпкә укучылар Казаннан гына түгел, Кукмара һәм Балтач районнарыннан да йөреп укыдылар.

Билгеле, иң зур казаныш ул – «САФ дулкын» радиожурналистика курсы  кысаларында татар радиожурналистикасы өлкәсендә алган теоретик белем һәм гамәли күнекмәләр иде. Балалар уку белән бергә “САФ” радио өчен үзләренең тапшыруларын уйлап таптылар, аңа сценарий язып, эфирда яңгыратырлык камил тапшыру итеп әзерләделәр. 2024 елның 16 март көнне, соңгы уку көнендә укучыларыбыз үз тапшыруларын тәкъдим итте.  Әлеге тапшыруларны курс җитәкчесе, “САФ” радионың «Гаилә көндәлеге» тапшыруы мөхәррире Раилә Хәялиева, «Авазлар иленә сәяхәт» тапшыруының алып баручысы һәм мөхәррире Динара Файрушина һәм «Табигать балалары» тапшыруының алып баручысы Данияр Файрушин кабул итте. Балаларның кызыклы тапшыруларын якын арада радиода ишетергә мөмкин булачак.

Шулай ук ахыргы дәрестә «САФ дулкын»да тибрәнүчеләрне “САФ” балалар беренче интернет радиосы җитәкчесе Марат абый Галимов котлады, балаларга таныклыклар һәм шәп бүләкләр тапшырды.

 

Апрель аенда “Дулкын” медиа-мәктәбенең яңа курслары ачылачак.

Курска язылырга теләүчеләр өчен телефон: +79375896762

 

 

 

Центр профессионального развития «Дулкын» ИФМК КФУ