Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Татар әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталган темага түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов җитәкчелегендә татар әдәбияты кафедрасы укытучы-галимнәренең Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры Илгиз Илдарович Халиков һәм институтның әдәбият белеме мәсьәләләрен өйрәнү юнәлешндә эшләүче гыйльми хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде.
Агымдагы елның 12 март көнендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов җитәкчелегендә татар әдәбияты кафедрасы укытучы-галимнәренең Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры Илгиз Илдарович Халиков һәм институтның әдәбият белеме мәсьәләләрен өйрәнү юнәлешндә эшләүче гыйльми хезмәткәрләре катнашында “Татар әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталган темага түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде.
Әлеге очрашу кунакларны Институтыбыз, аның милли кадрлар әзерләүдәге материаль-техник базасы белән таныштырудан башланды.
Утырыш Институт директоры Р.Р.Җамалетдиновның кереш сүзе белән башланды. Ул әлеге фәнни очрашуның төп максатын, бурычларын билгеләде. Төп мәсьәлә буларак, вуз һәм фәнни оешманың әдәбият гыйльмиятен үстерү юнәлешендәге перспектив юнәлешләр, бәйләнешләр, уртак проектлар булдыру хакында сөйләшү көтелүен билгеләде.
Татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Ф.С.Сәйфуллина татар әдәбияты кафедрасының фәнни юнәлеше, бүгенге көндә башкарган эшләре, уртак проектлар эшләү мөмкинлекләре турында чыгыш ясады.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры Илгиз Илдар улы чыгышында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, әдәбият кафедрасы галимнәре белән бергә тормышка ашырырга мөмкин булган мәсьәләләр, тәкъдимнәр яңгырады, аеруча яшъ белгечләр үстерү мәсьәләсе, аспирантлар әзерләү, уртак башкарылган фәнни хезмәтләр, фәнни журналларыбызның мөмкинлекләреннән киңрәк файдалану, диссертация советлары эшләрен оештыруда ярдәмләшү, китаплар нәшер итү кебек шактый киң мәсәләләргә тукталды. Хезмәттәшлек итүнең “Юл картасын” эшләү тәкъдиме кертелде.
Эшлекле сөйләшү барышында фикер алышуда ИФМК профессорлары Х.Й. Миңнегулов, Ф.Г.Галимуллин, доцент М.М.Хәбетдиновалар катнашты; Фоат Галимуллович ике оешма галимнәре белән берлектә фәнни-теоретик семинарлар оештыру кирәклегенә басым ясады. Фикер алышуда ТӘһСИның әдәбият белеме бүлеге җитәкчесе Ә.М.Закирҗанов, әдәбият белеме бүлегенең баш гыйльми хезмәткәре, академик Д.Ф.Заһидуллина, Язма мирас үзәге “Мирасханә” хезмәткәре А.М. Ахуновлар катнашты.
Сайфулина Флера Сагитовна
Последние новости:
От теории к практике: студентка ИФМК КФУ стала призером Всероссийского конкурса
11.06.2026
Евразийские коммуникации: Татарстан и медиадиалог на ПМЭФ-2026
10.06.2026
«Пушкин – радуга по всей земле»: иностранные студенты и аспиранты приняли участие в торжественном мероприятии, посвящённом Дню русского языка
09.06.2026
Профориентация без границ: преподаватель ИФМК КФУ о работе с китайскими школьниками и педагогами
09.06.2026
Стань флагманом образования – выбери свой трек на 2026 год
09.06.2026
