Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Салават күпере», «Сәхнә», «Сабантуй» журналлары редакцияләре өчен экскурсия үткәрелде
ина белән таныштыруны Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Мирзаһитов Рамил Хәмит улы алып барды
16 нчы апрель көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Салават күпере», «Сәхнә», «Сабантуй» журналлары редакцияләре өчен экскурсия үткәрелде. Бина белән таныштыруны Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Мирзаһитов Рамил Хәмит улы алып барды.
Кунаклар игътибарына Мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлек итүче институт почмагында тиздән ачылачак Мәгариф музее тәкъдим ителде. Заманча җиһазландырылган бүлмәләр тарихны үткәннән алып бүгенгегә кадәр реаль вакытта күзалларга мөмкинлек бирәчәк. Борынгы ташъязмаларны, истәлекләрне электрон чаралар ярдәмендә уку да каралган. Моннан тыш виртуаль һәм педагогик китапханә, физика, химия, биология, астрономия белемнәренә багышланган күргәзмәләр һәммәсен таң калдырды.
Студентлар өчен махсус шартлар тудырылган: цифрлы белем бирү технологияләре үзәге, «Дулкын» студиясе һәм башка уку-укыту кабинетларына да тукталыш ясалды. Шулай ук быел әдәбият кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова тарафыннан ачылган «Казан телевидениясе студиясенә 65 ел» күргәзмәсе программаны баетты.
Экскурсия барлык килүчеләргә уңай тәэсир калдырды һәм яхшы кәеф бүләк итте. Бу институтның дөрес юлда эшләп баруы турында сөйли.
Хуснутдинов Дамир Хайдарович
Последние новости:
От теории к практике: студентка ИФМК КФУ стала призером Всероссийского конкурса
11.06.2026
Евразийские коммуникации: Татарстан и медиадиалог на ПМЭФ-2026
10.06.2026
«Пушкин – радуга по всей земле»: иностранные студенты и аспиранты приняли участие в торжественном мероприятии, посвящённом Дню русского языка
09.06.2026
Профориентация без границ: преподаватель ИФМК КФУ о работе с китайскими школьниками и педагогами
09.06.2026
Стань флагманом образования – выбери свой трек на 2026 год
09.06.2026
