“Мин бу җиргә килгәнемнән бирле Тик матурлык кына эзлимен...”
28 октябрь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина җитәкчелегендәге “Рухият” фәнни түгәрәге кысаларында татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Юсупованың “Хәзерге татар прозасы” дигән темага ачык лекциясе оештырылды.
Түгәрәк утырышында китапханәбез тарафыннан галимәнең күркәм юбилее – 50 яше уңаеннан аның күпсанлы фәнни хезмәтләреннән төзелгән “Татар фәненә тугры хезмәттә” дип аталган күргәзмә тәкъдим ителде.
7 монография, 13 коллектив монография, 357 фәнни мәкалә, 70тән артык уку-укыту кулланмалары һәм дәреслекләр авторы Нурфия Марс кызы Юсупованың татар фәненә сукмагы — әдәбият галиме Тәлгать Нәби улы Галиуллин сызган юл ул. Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң өлгер, фәнгә әзерлекле килгән эшлекле яшь белгечкә факультетның деканы тарафыннан татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасына аспирантурага керергә һәм мөгаллим буларак эшкә урнашырга тәкъдим ясала.
Галимә татар шигърияте үсешен өйрәнүгә концептуль якын килә. Төрле елларда ул урта гасыр татар суфичылык поэзиясен — Ш.Зәки, Габди, Колшәриф иҗатларын өйрәнә, Дәрдемәнд, Г.Тукай, М.Гафури, Г.Сәлим, Кашшаф Патии, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Р.Саттар, Ф.Утяшева, Г.Кутуй, Ә.Фәйзи, Х.Туфан, С.Хәким, И.Юзеев, Зөлфәт, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, М.Әгъләмов, К.Сибгатуллин, Р.Миңнуллин, Х.Гайнетдин, Сөләйман, М.Мирза, З.Мансуров, Р.Вәлиев, И.Иксанова һ.б. шигъриятләрен тирәнтен бәяләп, сигез томлык “Татар әдәбияты тарихы” (2017, 2024) җыентыгында, “Татар энциклопедиясе”ндә (2009) күпсанлы мәкаләләр белән чыгыш ясый. Берочтан милли драматургиясенең үсешенә мөнәсәбәтле фикер-карашларын да җиткерә килә.
Н.М. Юсупова милли әдәбиятларны чагыштырма планда өйрәнүгә дә үзеннән өлеш кертә. Бүгенге көндә ул — “ХХ-ХХI гасыр чигендә татар һәм башкорт шигърияте: гомуми тенденцияләр һәм үзенчәлекләр”, “Национальные литературы республик Поволжья (1980-2010 гг.)” дип исемләнгән коллектив монографиядә “Современная татарская поэзия в контексте литератур народов Волго-Уралья: общее и особенное” һ.б. күпсанлы мәкаләләре белән Идел буе республикаларының фәнни җәмәгатьчелеге өчен мәгълүм шәхес.
Татар әдәбияты поэзиясенә тугры хезмәт итүче Нурфия Марсовнага күптән түгел 50 яшь тулды. Ачык лекциягә галимәне тыңларга һәм күркәм юбилее белән котларга университет мөгалимнәре, галимәнең курсташлары, остазлары, дуслары һәм студентлары җыелган иде.
“Мин бу җиргә килгәнемнән бирле тик матурлык кына эзлимен…” дип исемләнгән җылы, рәхәт, гамьле чараны мөгаллимебез Гөлфия Расил кызы Гайнуллина башлап җибәрде. Гөлфия Расилевна Нурфия Марсовнаның әдәбият гыйлеме, текстология, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә актив хезмәт итүен билгеләп үтте.
Лекция башланыр алдыннан, сүз Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитовка бирелде. Ул алдан “Рухият” түгәрәге эшчәнлегенең бик уңышлы алып барылуын билгеләп үтте. Түгәрәкнең киңәйтелгән утырышына чакырылган профессорыбыз Юсупова Нурфия Марсовнага институтыбыз директоры Р.Р.Җамалетдинов исеменнән рәхмәт хаты тапшырды: “Бүгенге көндә Нурфия Марсовна XX гасыр татар әдәбияты һәм хәзерге татар шигъриятенең иң зур белгечләренең берсе. Ул Тәлгат Галиуллиннан килгән олпатлылыкны дәвам итә. Гомумән, безнең татар әдәбияты кафедрасы – көчле кафедра. Һәр елны әдәбият кафедрасы безнең институтта гына түгел, ә университетта фәнни һәм башка юнәлешләрдә алдынгы урыннарда тора. Бу уңышлар Нурфия Марсовна кебек фәнни һәм методик юнәлешләрдә җигелеп тартучы кешеләр белән бәйле”, — диде ул.
Декан Нурфия Марсовнаның Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән тыгыз эшләвен билгеләп үтте. Методист галимә – республикада татар әдәбиятыннан дәүләт йомгаклау аттестациясе, бердәм республика имтиханы комиссияләре рәисе, татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы комиссиясе рәисе, КФУда үткәрелә торган имтиханнарны үткәрүдә дә иң актив катнашучыларның берсе.
Аннары мөгаллимебез Нурфия Марсовна хәзерге шигърият турында лекция укыды: “Хәзерге әдәбиятны нинди метафора белән сурәтләр идегез, дигәндә, мин аны күп чәчәкләрдән гыйбарәт булган тигезлек рәвешендә сурәтләр идем. Һәм әлеге сорауга җавап бирү өчен, мин Клод Леви-Стросның структур антропологиясенә мөрәҗәгать итәм. Ул ике төрле мәдәниятне – “салкын” һәм “кайнар”ны аерып чыгара. Салкын мәдәниятның төп үзенчәлекләре буларак, ул аның классик дөнья сурәтенә һәм әдәби сурәтләрдә канунчылыкка омтылуны билгели. Ягъни билгеле бер кануннар, идеал, әдәби югарылык билгеләнә һәм шушы әдәби югарылыкка омтылу сыйфаты тәгаенләнә. Бу — салкын мәдәнияткә хас үзенчәлекләр. Ә икенчесе, кайнар мәдәният, бу очракта ул зур иҗади потенциалга ия хәм һәрдаим үсештә булган, шул ук вакытта инде алда булган канунчылыкны, үрнәк, өлге, кыйммәтләрне гомумән кире кагучы һәм вариантлылыкка, төрлелеккә омтылучы мәдәният буларак билгеләнә. “Салкын” мәдәният 20 нче гасырга кадәрге әдәбиятны тулысынча үз эченә ала. Һәм шуңа мөнәсәбәтле гомумән сорау туа: ә хәзерге әдәбият безнең кайсына туры килә соң – “салкын” мәдәнияткәме яки “кайнар” мәдәнияткәме? — диде ул.
Нурфия Марсовна хәзерге әдәбияттагы күренешләрне, чор әдәбиятының, гомумән, кайсы мәдәният төренә каравын синергетика законнарына бәйләп аңлатты.“Синергетик кануннарга бәйле караганда, әгәр дә әдәби система тотрыксыз халәттә икән, сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтләрнең роле кими һәм очраклылык зур роль уйный башлый. Шуңа күрә, узган очрашуда Марсел Галиевтан мин махсус “Сез әдәбиятның киләчәген ничек күзаллыйсыз?”, — дип сораган идем. Ә ул: “Мин әдәбиятның киләчәген берничек тә күзалламыйм”, — диде, чөнки бүгенге көндә нәкъ менә шушы әдәби система тотрыксыз халәттә һәм очраклылык аңа зур йогынты ясарга мөмкин”, — диде ул.
Соңыннан Нурфия Марсовна хәзерге әдәбияттагы проблемаларга да тукталды.
Эчтәлекле лекциядән соң экраннан Нурфия Марсовна турында коллегалары, укучылары тарафыннан әйтелгән матур сүзләрдән, теләкләрдән җыелган видео күрсәтелде. Шулай итеп, “Рухият”нең бу түгәрәге чын бәйрәмгә әйләнде һәм кичә студентлар белән чәй өстәле артында дәвам итте.
Фирүзә Гыйниятова, фото: Анферова Дарья
Последние новости:
“Мин бу җиргә килгәнемнән бирле Тик матурлык кына эзлимен...”
30.10.2026
«ПРОтеатр» ИФМК КФУ получил специальную номинацию на фестивале имени Евгения Шварца в Майкопе
30.10.2026
Казанский международный лингвистический саммит KILS-2026: наука без границ
30.10.2026
«Вызовы и тренды современной гуманитаристики: взгляд молодых»: в КФУ обсудили будущее гуманитарной науки
30.10.2026
Студентлар «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2026» Бөтенроссия бәйгесе призеры белән очрашты
30.10.2026
