ФӘНГӘ ТУГРЫЛЫК
Казан тюркология мәктәбенең күренекле вәкиле, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы профессоры Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева юбилее уңаеннан
2026 елның 8 мартында филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерацясе югары профессиональ белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе, Россия тюркологлар комитеты әгъзасы, танылган галимә Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Мөхтәрәм галимә, кабатланмас шәхес, зирәк остаз-педагог, яраткан эшенә тугрылык символы, фәндә намуслылык үрнәге, үз хезмәте өчен җаваплылык һәм таләпчәнлек хисе белән аерылып торган мөлаем хатын-кыз һәм ана ‒ бу сыйфатлар Фәнүзә Шәкүр кызының холкын, яшәү рәвешен, тормыш кыйбласын ачык сурәтли. Гомерен фәнгә, яшь буынга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган Ф.Ш. Нуриева тел гыйлеме өлкәсендәге казанышлары hәм күпьеллык фәнни-педагогик хезмәте белән Казан университеты, Казан тюркология мәктәбе галимнәре плеядасының мәшһүр вәкиле булып тора.
Галимә 1956 елда Татарстан Республикасының Баулы районы Иске Чүте авылында дөньяга килә. Баулы районы Кызылъяр урта мәктәбен тәмамлап, ул 1974 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Тынгысыз, эзләнүчән холкы, фәнни сәләте, бик яхшы билгеләренә генә укуы белән ул остазларының игътибарын җәлеп итә. Күренекле галим, профессор Диләрә Гариф кызы Тумашева белән озак елларга сузылган фәнни хезмәттәшлеге дә нәкъ менә шушы чорда башлана да инде. Остазының тәкъдиме һәм ярдәме белән Фәнүзә Нуриева шәхси уку планына күчерелә һәм тирәнтен фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнә башлый. Студент елларында аның көнчыгыш телләрен өйрәнүе hәм борынгы язмаларга карата кызыксынуы нигезләнә.
Университетны тәмамлагач, ул Баулы районы мәктәпләрендә татар теле hәм әдәбияты укыта, ә 1983 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институты каршындагы аспирантурага укырга керә.
Ф.Ш. Нуриеваның фәнни өлгерүендә күренекле тюрколог, Россия Фәннәр академиясе академигы Әдһәм Рәхимович Тенишев зур роль уйный. Ә.Р. Тенишев hәм аның укучысы филология фәннәре докторы, профессор Ф.С. Хәкимҗанов җитәкчелегендә Фәнүзә Шәкүровна Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» (1358) әсәренең тел үзенчәлекләре» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый. Тел белеменең гаять катлаулы өлкәсе булган тел тарихы, төрки әдәби телләр, борынгы һәм иске татар язма истәлекләрен өйрәнү шул рәвешле галимәнең фәнни кыйбласына әверелә. Бу юнәлештә актив эшчәнлек нәтиҗәсе буларак, Фәнүзә Шәкүр кызы 2005 елда «Алтын Урда чоры төрки-татар әдәби теле формалашу һәм кулланылышы» дигән темага докторлык диссертациясе яклап, телебез тарихында бәхәс уяткан күп кенә мөһим мәсьәләләргә ачыклык кертә. Аерым алганда, галимә Алтын Урданың мәдәни үзәкләрендә кыпчак койнесе нигезендә төрки-татар әдәби теленең региональ варианты формалаша башлавын фәнни нигездә исбатлый. Әлеге фундаменталь хезмәт соңрак монография рәвешендә Россиянең һәм чит илләрнең тюркология үзәкләрендә нәшер ителде, телчеләр тарафыннан гына түгел, тарихчылар, гуманитар фәннең башка өлкәсендә эшләүче галимнәр тарафыннан да тиешле бәясен алды. Эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, күпсанлы саллы хезмәтләр, шул исәптән 24 монография, 3 дәреслек, 9 уку-укыту әсбабы, 400 гә якын фәнни мәкалә дөнья күрде, галимә халыкара, Россия, Татарстан Республикасы фәнни фондларының грантларына лаек булды.
Фәнүзә Шәкүровна Нуриева – тынгысыз, даими эзләнүчән галимә. Ул әлегәчә фәнни әйләнешкә кертелмәгән хезмәтләрне барлап, аларны таныту өлкәсендә дә эзлекле эш алып бара. Шуның матур мисалы булып, 1612 елда Лейпцигта басылган Иероним Мегизерның латин телендә язылган «Institutiones linguae Turcicae libri quator» төрки грамматикасын 2012 нче елда Ф.Ш. Нуриева җитәкчелегендәге авторлар коллективы, хезмәтне татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү тора.
Бу өлкәдәге эшчәнлеге соңгы елларда кафедрабызда галимә җитәкчелегендә яңа юнәлеш – тел тарихына караган материалларны цифрлы технологияләр ярдәмендә өйрәнү юнәлешенә нигез салды. Россия фәннәр академиясенең Системалы программалаштыру Институты ЛингвоДок виртуаль лабораториясе мөмкинлекләрен кулланып, Фәнүзә Шәкүровна моңарчы фәнни әйләнешкә кертелмәгән язма истәлекләрне, архив материалларын өйрәнү эшчәнлеген башлап җибәрде.
Талантлы галимә үзенең фәнни тәҗрибәсен укучыларына, студентларга җиткерү өлкәсендә дә отышлы, кабатланмас алымнар кулланып, татар фәненә кызыксыну уята, студентларның фәнни сәләтләрен үстерүгә зур өлеш кертә. Аның Казан федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентларына тел тарихы, хәзерге татар теле морфологиясе һәм сүз ясалышы фәннәреннән укыган лекцияләре һәрчак мавыктыргыч, яңалыкка бай булулары белән аерылып тора. Галимә җитәкчелегендә якланган чыгарылыш квалификация эшләре, магистрлык һәм кандидатлык диссертацияләре тел белеменең иң актуаль мәсьәләләренә багышланган.
Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриеваның татар гуманитар фәненә, милли мәгариф үсешенә өлкәсенә керткән өлеше гаять зур. Танылган остазларының традицияләрен дәвам итүе, татар теле тарихы фәнни мәктәбен яңа казанышлар, ачышлар белән баетуы, алдагы буыннарга да тәҗрибә тапшырырлык белгечләр әзерләве бу эшчәнлекнең төп нигезләрен тәшкил итә.
Хөрмәтле Фәнүзә Шәкүровна, Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән тәбриклибез! Сезнең тормыш юлыгыз ‒ фәнгә, университетыбызга, яңа буын белгечләр тәрбияләүгә фидакяр хезмәт итү үрнәге. Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия, фәнни эзләнүләрнең яңа биеклекләрен, күңел көрлеге, чиксез тормыш дәрте, гаилә бәхете, иминлек, талантлы шәкертләрегезнең күп, тырыш хезмәтегезнең дәвамлы булуын телибез!
Татар теле белеме кафедрасы коллективы
Последние новости:
С международным женским днем!
08.03.2026
ФӘНГӘ ТУГРЫЛЫК
07.03.2026
Министерство просвещения РФ запустило Всероссийский конкурс «Наставничество — 2026»
06.03.2026
В гостях ИФМК КФУ побывали ученики «Академии Бала-Сити»
06.03.2026
Международный мастер-класс «Изобразительное лингвострановедение: диалог языка и искусства»
05.03.2026
