Г.Тукай аенда узган фәнни йомгаклау конференциясендә студентлар “Татар әдәбияты һәм фольклорында идея-эстетик эзләнүләр” секциясе эшендә татар журналлары, татар әдипләре һәм галимнәренең архив материаллары белән таныштырдылар
9 апрель көнне Студентларның фәнни йомгаклау конференциясендә “Татар әдәбияты һәм фольклорында идея-эстетик эзләнүләр” секциясендә 17 студент гыйльми чыгышларын тәкъдим иттеләр.
Конференциядә бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукайның тууына 140, Муса Җәлилнең тууына 120 елга багышланган чыгышлар да бар иде. Аерым алганда, Ихтыяр Кыямов “Аң” журналыныда моңарчы укылмаган язмаларны имлядан кириллицага күчереп укуын, журналның Тукай белән бәйле тарихын сөйләде. Исламия Мөхәммәтҗанова Әмирхан Еники архивларындагы материллар белән таныштырды, Кадрия Мирзаһитова Шәйхулла Алкин хезмәтләрен имлядан кириллицага күчереп укуын сөйләде. Бүгенге әдәбияттагы авангард күренешләр хакында Кәрим Газизуллин, Ралинә Хәбирова, Илүзә Минһаҗева, Айгөл Хәбибрахмановаларның чыгышлары бәхәс уятты. Түбән курс студентлары арасыннан Зилә Габдрахманованың чыгышы тирән эчтәлекле, әзерлекле иде. Татар халык авыз иҗаты темасына мөнәсәбәтле чыгышлардан Мәрьям Ибраһимова, Ландыш Иргалиеваларның эшләре матур иде. “Рухият” түгәрәгенә йөрүче беренче курс студентлары да түгәрәкнең быелгы фәнни нәтиҗәсе буларак тәүге чыгышларын тәкъдим итте.
Секция утырышы җанлы үтте, студентлар фәнни эшләргә дәрт алып таралышты.
Секциянең модераторы КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Г.Р.Гайнуллина
Последние новости:
Студенты ИФМК КФУ описали архив академика Диляры Тумашевой
23.10.2026
«Образование послезавтра»: финалисты международного медиаконкурса посетили ИФМК
23.10.2026
Диалог культур и языков: в КФУ обсудили тюркский мир в современном контексте
22.10.2026
Айлин Гафурова һәм Саимә Шаһиәхмәтова – Альфа-Банк программасы стипендиатлары!
22.10.2026
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Динә Зарипова – иң дәртле татар кызы!
22.10.2026
