Ибраһим Салахов турындагы монография казакъ телендә дөнья күрде
Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗеваның «Ибраһим Салахов: Тормышы һәм эшчәнлеге» монографиясе казакъ телендә басылып чыкты. Хезмәтне казакъ теленә Сәкен Сәйфуллин исемендәге казакъ агротехника фәнни-тикшеренү университеты, гуманитар һәм педагогик фәннәр институты, казах һәм рус телләре кафедрасының укытучысы Гарифолла Абылкасов тәрҗемә иткән.
Китапның казакъча исеме — «Ибраһим Салахов: өмірі мен шығармашылығы». Басма 2026 елда С. Сәйфуллин исемендәге Казакъ агротехник тикшеренү университеты нәшриятында дөнья күргән. Күләме – 132 бит.
Гарифолла Абылкасов казакъ һәм татар әдәбиятлары арасындагы багланышларны өйрәнә. Аның фәнни эшләре арасында Ибраһим Салахов иҗатына һәм Күкчәтау төбәге әдәби мохитенә багышланган хезмәтләр дә бар.
Ибраһим Салахов (1911–1998) – тормышы Казан белән Күкчәтауны, татар һәм казакъ мәдәниятләрен бәйләп торган татар язучысы. Ул 1911 елның 30 августында Күкчәтау шәһәрендә туа. Казан педагогия техникумында, соңрак Казан педагогия институтында белем ала; газеталарда һәм журнал редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1937 елда “халык дошманнары” – Галимҗан Ибраһимов белән Кави Нәҗми арасында элемтәче булган дип, кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә. Соңрак хөкем карары ун ел төрмә һәм биш ел гражданлык хокукларыннан мәхрүм итүгә алмаштырыла. И. Салахов җәза срогын Колымада һәм төрмәләрдә үткәрә, 1948 елда иреккә чыга, 1956 елда аклана. Бу тәҗрибә аның иҗатына тирән йогынты ясый.
И. Салахов татар әдәбиятында ГУЛАГ темасын беренчеләрдән булып татар әдәбиятында яктырткан әдип. Аның «Колыма хикәяләре» автобиографик романы тоталитар режим елларындагы репрессияләрне һәм лагерь тормышын тасвирлый. Әсәр язучыга киң танылу китерә, ә 1990 елда ул Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек була.
Авторның әдәбият тарихында урын алган әсәрләреннән, «Күкчәтау далаларында» романында чирәм җирләрне үзләштерү чорындагы тормыш һәм совет системасындагы гаделсезлекләр чагылыш таба. «Имәннәр тамыр җәйгәндә» тарихи роман-эпопеясы Казахстандагы Октябрь революциясе вакыйгаларына, шул исәптән Казахстан татарларының совет хакимияте өчен көрәшенә багышланган. «Күкчәтау татарлары» (1995) публицистик мәкаләләр җыентыгы төбәк татарлары тарихын яктырта.
Язучы 1992 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була, шулай ук Казахстанның «Парасат» ордены белән бүләкләнә.
Монографиянең казакъ телендә басылуы И.Салахов мирасы турында мәгълүматны казакъ телле укучыларга да җиткерә һәм татар-казакъ әдәби багланышларын ныгытуга өлеш кертә.
Доктор филологических наук, профессор кафедры татарской литературы Ляйля Мингазова, фото автора
Последние новости:
Студенты ИФМК КФУ приняли участие в конференции «Современное филологическое образование в поликультурном мире»
Ибраһим Салахов турындагы монография казакъ телендә дөнья күрде
28.10.2026
Конференция, посвященная Л.Н.Толстому прошла в ИФМК КФУ
27.10.2026
«ИИдеальный урок»: в ИФМК прошел мастер-класс СНК «Цифровые решения в языковом образовании»
27.10.2026
Шаг к победе: студент ИФМК КФУ выиграл отборочный тур Международного цифрового чемпионата по преподаванию иностранных языков и РКИ
27.10.2026
