Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында туган телләрне үстерү стратегиясен билгеләделәр
Фикер алышуда республика җитәкчелеге һәм әйдәп баручы медиа вәкилләре катнашты.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, Казан федераль университетының президенты Рияз Гатаулла улы Минзарипов, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Камил Әсгать улы Ногаев, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев, «ТАТМЕДИА» АҖнең генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйков, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов катнашында «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге»нең агымдагы хисабы булып узды.
Эшлекле сөйләшүдә Казан федераль университетының «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге»ндә төрле проектларны гамәлгә ашыручы мөгаллимнәр үзәкнең нәтиҗәле эшчәнлеге хакында хисап тотты.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов 2025 елда татар әдәбиятын, мәдәниятен популярлаштыру, фәнни-методик юнәлештә, шулай ук татар теле һәм мәдәнияте өлкәсендә заманча технологияләр булдыру юнәлешендә алып барылган эшләр турында хәбәр итте. Эшлекле сөйләшү барышында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге»ндә башкарылган «Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен халык иҗаты буенча фестиваль-конкурсын, татар теле һәм әдәбиятыннан «Гыйлем» телевизион конкурсын оештыру, Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үткәрү, татар теле һәм әдәбияты, мәдәниятен фәнни язмаларда, чараларда яктырту, татар антиплагиаты программасын камилләштерү, «Татар галәме» сайтын тулыландыру, татар хәрефләре өчен акцидент шрифтлар әзерләү, татар телен ана теле буларак өйрәнүчеләр һәм ТРның Дәүләт теле буларак үзләштерүчеләр өчен тестлар төзү, студентлар тарафыннан «Шәхес», «Әдипләребез» дип исемләнгән медиапроектлар эшләү, 5-6 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан «Татар фикере» видеокартотекасын булдыру хакында сүз барды.
Рамил Хәмит улы Мирзаһитов һәм үзәкнең җитәкчесе Эльвира Николай кызы Динмөхәммәтова 2026 елга планнарны бәян иттеләр.
Гульфия Гайнуллина, кафедра татарской литературы ВШНКиО ИФМК КФУ, фото: Зарина Чувашева
Последние новости:
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында туган телләрне үстерү стратегиясен билгеләделәр
20.03.2026
В ИФМК КФУ обсудили стратегию развития родных языков до 2030 года
19.03.2026
Туган тел рухы – Тукай мирасы!
19.03.2026
Студенты делятся впечатлениями о педагогической практике по русскому языку
19.03.2026
Встреча-интервью с известным артистом, радио- и телеведущим Тимуром Акуловым! В Институте филологии и межкультурной коммуникации КФУ!
19.03.2026
