ИФМКның медиа-мәктәбе “Татмедиа” коллегиясе утырышында катнашты
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышы узды
2 февраль көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышы узды. Бу чарада Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килүче “Дулкын” медиа-мәктәбенә йөрүче егетләр-кызлар да катнашты. “Дулкын” медиа мәктәбе “САФ” балалар беренче интернет радиосы белән берлектә “САФ” дулкын” радиожурналистика курслары оштырган иде. Радиожурналистика курсына 10-15 яшьлек егетләр-кызлар йөри, алар матур сөйләм, радиожурналистика нигезләрен өйрәнә, татар телендә эфирга чыгучы радио редакцияләрендә мастер-класслар уза, аудио текстлар язарга өйрәнәләр.
Әлеге чарада «САФ дулкын» радиожурналистика мәктәбендә укучы егетләребез-кызларыбыз Кәримов Инсаф, Алишева Алишә, Мөзипова Алсу, Фәтхуллин Азат иҗади практика уздылар, тәҗрибәле журналист Риман Гыйлемханов, язучы һәм “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов кебек олы шәхесләрдән интервьюлар алдылар.
Чыганак: “Дулкын” һөнәри үсеш үзәге
Последние новости:
Казанский опыт подготовки преподавателей РКИ представлен на Днях русского языка в СПбГУ
22.09.2026
Пройдет открытая лекция о династии Несмеловых-Геллер
22.09.2026
Учитель из Татарстана вошел в число лауреатов конкурса «Учитель года России — 2026»
21.09.2026
ИФМК КФУ представил свои программы на выставке «Навигатор поступления»
21.09.2026
Первокурсники ИФМК впервые проголосовали на выборах
19.09.2026
