Кафедрабыз тарихында олы шәхес
Профессор Вахит Хаковның тууына 100 ел
Быел күренекле тел галиме, Казан университетының атказанган профессоры, филология фәннәре докторы Вахит Хөҗҗәт улы Хаковның тууына 100 ел тула. Бу истәлекле дата безне татар теле кафедрасының үткәненә, аның фәнни һәм педагогик традицияләренә алып кайта. Әлеге традицияләрнең формалашуында һәм үсешендә Вахит Хаковның күпьеллык фәнни-педагогик эшчәнлеге аерым урын алып тора.
Булачак галим 1926 елның 16 августында Буа районының Күзби авылында укытучы гаиләсендә туа. Аның яшьлеге сугыш елларына туры килә: 1943 елның ноябрендә армиягә алынып, Монголия һәм Кытай чигендә хезмәт итә, Япониянең Квантун армиясенә каршы сугышларда катнаша. 1949 елда туган ягына кайткач, Буа районы мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1951 елда Тәтеш педагогия училищесын, 1957 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын кызыл дипломга тәмамлый, күренекле тюрколог Латыйф Җәләй җитәкчелегендә аспирантурада белем ала.
Вахит Хаков Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасына 1960 елда ассистент булып килә һәм гомеренең 48 елын шушы уку йортына багышлый. Биредә ул ассистенттан профессорга кадәр фәнни-педагогик юл уза, ә 1989-1994 елларда татар теле кафедрасы мөдире вазифасын башкара. Аның көндәлек хезмәте лекцияләр уку һәм гамәли дәресләр үткәрү белән генә чикләнми: ул уку программалары, методик кулланмалар әзерли, студентларның диплом эшләре һәм аспирантларның тикшеренүләре белән җитәкчелек итә, яшь белгечләрне зур фәнгә алып керә.
Вахит Хаковның төп хезмәтләре татар әдәби теле тарихына, стилистикага, борынгы төрки һәм төрки-татар язма ядкәрләре теленә багышлана. Ул кафедрада татар әдәби теле тарихын өйрәнүне системалы фәнни юнәлеш дәрәҗәсенә күтәрә. Галим озак еллар борынгы төрки һәм төрки-татар язма истәлекләре телен, аларның хәзерге татар әдәби теле формалашудагы ролен диахроник һәм синхроник яссылыкта өйрәнүгә багышланган фәнни темага җитәкчелек итә. Бу уртак юнәлеш тел тарихын, текстологияне, стилистиканы һәм сөйләм культурасын бер фәнни мәйданда берләштерә; кафедрада беренчел чыганаклар белән эшләүгә, тарихи дәвамчанлыкны ачыклауга һәм нәтиҗәләрне дәлилләүгә нигезләнгән тикшеренү тәҗрибәсен ныгыта.
Галимнең үз тирәсенә яшь галимнәрне туплый белүе дә кафедраның фәнни үсешендә зур әһәмияткә ия була. Аның җитәкчелегендә 20 кандидатлык диссертациясе яклана, өч докторлык хезмәтендә ул фәнни консультант булып катнаша. Бу саннар кафедрада яшь тикшеренүчеләр әзерләүгә бирелгән хезмәтнең күләмен күрсәтә. Вахит Хаков өчен фәнни җитәкчелек яшь галимне мөстәкыйль фикерләргә, чыганакка сак карарга һәм үз сүзенә җавап бирергә өйрәтү була.
Галимнең кафедрадагы эшчәнлеге университет диварлары белән генә чикләнми. Матбугат, радио һәм телевидение аша ул фәнни белемне киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә катнаша, тел тарихы һәм сөйләм культурасы мәсьәләләрен халыкка аңлаешлы итеп сөйләп бирә. 1975 елдан эфирга чыга башлаган «Тел күрке – сүз» тапшыруының төп авторлары һәм фәнни киңәшчеләренең берсе буларак, күп еллар дәвамында тыңлаучыларга татар теленең байлыгын һәм дөрес сөйләмнең әһәмиятен аңлата. Латин графикасына өйрәтү өчен кулланмалар әзерләве дә (Telen belgәn il acar: латин графикасында уку һәм язу күнекмәләре) аның тел язмышы өчен җаваплылыгын күрсәтә. Шул рәвешле, кафедрада алып барылган тикшеренүләр белән җәмгыятьнең тел ихтыяҗлары арасында ныклы бәйләнеш булдырыла.
Бүген Вахит Хаковның якты истәлеге кафедрабызда аңа багышлап даими уздырыла торган «Хаков укулары» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә, яшь галимнәрнең һәм студентларның фәнни эзләнүләрендә дәвам итә. Остазның эшкә җаваплы, таләпчән мөнәсәбәте безнең өчен үрнәк булып кала. Фәнгә тугрылык, фикер төгәллеге, хезмәттәшләргә ихтирам, яшьләргә ышаныч һәм уртак эш өчен җаваплылык ул ныгыткан традицияләрнең асылын тәшкил итә. Без, татар теле белеме кафедрасы укытучылары, Вахит Хөҗҗәт улының кафедра тарихындагы урынын, фәндәге принципиальлеген һәм кешеләр белән ихлас мөнәсәбәтен зур хөрмәт белән искә алабыз. Аның фикерләре, ул башлап җибәргән юнәлеш бүгенге көндә дә безнең уртак эшебездә яшәвен дәвам итә.
Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе татар теле белеме кафедрасы укытучылары
Последние новости:
Кафедрабыз тарихында олы шәхес
13.08.2026
Росмолодёжь.Гранты открыла приём заявок на второй сезон конкурса
12.08.2026
Представители ИФМК КФУ вошли в число лауреатов Электронной доски почета Татарстана
12.08.2026
Студенческие и молодежные театры Татарстана приглашают к участию в фестивале «ПРЕМЬЕРА»
11.08.2026
Новые горизонты образования: ИФМК КФУ расширяет сотрудничество с Кукморским районом
10.08.2026
