“Кальбендә – сүз кадере”
7 октябрь көнне шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Марсель Галиевка 80 яшь тулды. Шул уңайдан Казан федераль университетының “Рухият” фәнни түгәрәге студентлары катнашында әдипнең 2025 елда өч телдә дөнья күргән “Рух” китабы турында гамьле әңгәмә оештырылды.
Марсель Баян улы Галиев 1946 елның 7 октябрендә Татарстанның әАзнакай районы Балтач авылында дөньяга килә. 1974 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1985 елда Мәскәүдәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда белем ала. Аның беренче шигырьләре 1972 елда «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта басылып чыга. Бер-бер артлы шигъри җыентыклары дөнья күрә. Алар арасында 1979 елда чыккан «Еллар чалымы» һәм 1980 елда басылган «Су буеннан әнкәй кайтып килә» китаплары бар. 1980 елда язучының беренче проза җыентыгы — «Ул чакта» китабы басылып чыга.1981 елда «Ерак урман авазы» романы дөнья күрә. 1984 елда «Нигез» повесте, 1988 елда «Алтын тотка» әсәре басыла.1998 елда Марсель Галиевнең «Догалы еллар» китабы басылып чыга. “Тимә, яшәсен”әсәре аеруча танылу ала. “Рух” китабы 2005 һәм 2025 елларда ике тапкыр нәшер ителә.
“Рухият” түгәрәге кысаларында мондый сөйләшүләр еш була. Чираттагы очрашу – алар арасында иң кадерлеләреннән. Сөйләшүне түгәрәкнең кураторы КФУ доценты Гөлфия Расил кызы Гайнуллина “Кальбендә – сүз кадере” дигән шигарь астында үтүен билгеләп үтте. “Рух” әсәре – татар прозасында яңа үсеш дәверен башлап җибәргән әсәр ул. Эссе, эссема жанрлары бар, әмма мондый калыпта мөкаммәл шигъри өслүб белән язылган әсәрләр юк диярлек. Әсәрне Сез үзегез поэма дип атыйсыз? Ни өчен?” – дигән сорауга язучы болай диде: “Бу әсәрне мин поэма дип атыйм, әйе. Мин Равил Фәйзуллиннар шигъриятенә таң калып поэзиягә килгән кеше. Андрей Вознесенскийга мөкиббән идем. Хәзер Сергей Есенинны сокланып укыйм. Поэзиядә мин яңа форма, яңа сүз эзләдем. Яңабаштан каләмгә тотынсам, әлбәттә, шигырьдән башлар идем…”.
Очрашуда язучының “Рух” әсәреннән өзекләр яңгырап торды. Гөлфия Расилевна әдипнең нәкышле гыйбарәләрен уку барышында язучыны фотосурәт остасы та буларак ачты. М.Галиевның “Мин шулай күрәм” дип исемләнгә фотосурәтләр альбомы бар. Альбомдагы сурәтләрнең шигъри исемнәре таң калдыра, күңел төпкелендә оеп яткан хисне кузгатып җибәрә. “Ут шытымы”, “Догалы ялгызлык” һ.б. исемле сурәтләр “Рух” китабының дәвамы кебек кабул ителә.
Марсель Галиев белән очрашуда әдипнең “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “Кайту”, “Көзге моң” җырлары яңгырап торды. Әдипнең Ландыш Әбүдарова белән әңгәмәсендәге (бу әңгәмә “Казан утлары” журналының октябрь санында урын алган) әнисе турындагы сүзләрен укыганда яңгырап торган җыр олпат язучының күңелен кузгатты: “Әни… минем күңелемнең үкенечле утравында, талчыбыктан үрелгән тәхеттә утыра. Аның сәмави рухы, Күк катларыннан үрелеп, һаман да мине юата, кадерли әле: ак күбәләк булып, кул аркама куна, тәрәзә катына килеп, кош булып сайрый, туган нигез җиле булып, бары тик мин ишетерлек итеп кенә: «Ул-лым…» дип пышылдый. Шушы гади бер сүзне үтә дә якын итеп, бәгырь җылылары салып әйтә белүчене кабат ишетмәм инде мин бу дөньялыкта. Рухы галәми киңлекләргә юл алса да, аның газиз тавышы миндә саклана. Күңел мирасын барлап, әнкәм сүзләренең кайтавазын кабат-кабат тыңлаганда, Җир белән Күк арасында сирпелгән рәхәт дулкынга эләккән кебек булам. Төшләремә ул сирәк керә: өс киемемне рәтләп, якаларын сыпырып куйса – яңа кием алуга була. Сүзсез, шелтәле карап тора икән, димәк, өлкәннәргә атап хәер бирергә, Коръән чыгартырга вакыт җиткән…” (“Казан утлары”, 2026 ,№10).Язучы сөйләшү барышында әтисе белән әнисе турында истәлекләре белән бүлеште: “Ничекләр елмая алганнардыр, алар шулкадәр авыр чорларда яшәгән бит”, — дип соклануын да, гаҗәпләнүен дә яшермәде.
Татар әдәбияты кафедрасы мөдире профессор Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина Тубыл якларында Марсель Галиевның “Догалы еллар” китабын укып яшәвен искә алды.
Очрашуда студентлары белән катнашкан әдәбият белгече, Казан федераль университеты мөгаллимәсе Ландыш Роберт кызы Фәезова язучы белән “Казан утлары” журналы редакциясендә даими сөйләшеп утыру бәхетенә ия булуын сөйләде: “Казан утлары”ның Марсель абыйсыз торганы юк аның, ул гел безнең янда”, — диде. КФУ студенты, Л.Фәезова шәкерте шагыйрә Таңчулпан Гыйләҗева әдипкә иҗат лабораториясе хакында сораулар бирде.
Татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Марс кызы Йосыпова Марсель Галиевның татар әдәбиятының киләчәген ничек күзаллавы хакында сорады. Әдип әдәбияттагы аерым күңелсез күренешләрне билгеләп үтте, әмма замана шигъриятендә өметле яшьләр барлыгын ассызыклады.
“Рухият” түгәрәге кысаларында язучы Марсель Галиев белән очрашу җылы, гамьле сөйләшү булып күңелләрдә уелды.
“Рухият» түгәрәге студентлары Айзилә Хөснетдинова, Рилия Мирзәтҗанова; фото: Анферова дарья
Последние новости:
Повышение профессиональных компетенций учителей
09.10.2026
В ИФМК КФУ прошли учения по эвакуации преподавателей и студентов
09.10.2026
В ИФМК КФУ состоялся международный научный семинар с участием директора Института языкознания Российской академии наук
Казань объединила молодых ученых исламского мира: как прошел IV Молодежный научный конгресс ОИС
09.10.2026
“Кальбендә – сүз кадере”
09.10.2026
