Казан федераль университетында укучыларның Н.И.Лобачевский исемендәге IХ Бөтенрәсәй фәнни конференциясенең йомгаклау туры булып узды
Катнашучылар арасында Татарстан мәктәпләре һәм Казахстаннан укучылар бар иде
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Татар теле һәм татар әдәбияты” секциясенә (4-7 сыйныфлар) 24 санда, “Татар теле һәм әдәбиятының мөһим мәсьәләләре” (8-11 сыйныфлар) cекциясенә 27 санда эш тәкъдим ителде. Катнашучылар арасында Татарстан мәктәпләре һәм Казахстаннан укучылар бар иде.
Түбән сыйныф укучылары катнашкан “Татар теле һәм татар әдәбияты” секциясендә иң кызыклы эшләр арасында филология һәм информатика нигезендә эшләнгән проектлар, татар һәм рус әдәбиятларын чагыштырма планда өйрәнгән хезмәтләр, регионнарда танылган татар язучыларының тормыш һәм иҗат юлларын күзәтүгә, лексикология, фразеологияне өйрәнүгә караган хезмәтләр аеруча игътибарны җәлеп итте. Укучылар бер-берсенә кызыклы сораулар бирделәр, фәнни конференция эчтәлекле һәм җанлы үтте. Җиңүне Казанның 17 гимназиясе укучысы Сагетдинов Азамат, 27 гимназиядән килгән Исхакова Таңсылу, 2 гимназиядән Юсупова Камилә, Мөслимнән Шәмс Айгизләр яулады. Призлы урыннарда – Аюпова Ләйлә, Галимова Мәликә, Ласко Сафинә, Фәхретдинов Әмир, Кәлимуллина Камилә, Широбоков Данил, Гыйззәтуллин Әмир, Каюмова Гөлия, Наилова Раилә.
“Татар теле һәм әдәбиятының мөһим мәсьәләләре” cекциясендә югары сыйныфлар катнашты. Җиңүне Казахстаннан килгән Жокебаева Даяна, Казанның 17 гимназиясеннән Иванова Адилә, 96 гимназиядән Вәлиуллина Дилия, 175 гимназиядән Мөхетдинов Марсель, Мөслимнән Минһаҗева Камилә яуладылар. Призлы урыннарда – Зиннәтуллина Галия, Исхакова Ләйсән, Хафизова Сөмбел, Усманов Реназ, Шакирова Җәмилә, Галиәхмәтов Айнур, Габдуллина Адилә, Шәфигуллинә Зәринә, Шәфигуллина Нәринә. Укучылар арасында безнең бөтен конференцияләрдә катнашып, портфолиога 10 өстәмә балл җыйган 11 сыйныф укучылары да бар.
Конференциядә җиңүчеләрне тәбриклибез һәм уңышлар телибез!
Чыганак: Гайнуллина Г.Р., координатор
Последние новости:
Приглашаем на концерт музыкально-образовательного лектория сезона 2025/2026 «Во власти музыки и страсти...»
19.12.2025
ИФМК КФУ посетила руководитель Института образования и гуманитарных наук
19.12.2025
Междисциплинарная траектория: от проектной деятельности к научному осмыслению
19.12.2025
В ИФМК КФУ состоялась защита кандидатской диссертации по специальности «Теория и методика обучения и воспитания»
19.12.2025
В диссертационном совете КФУ.059.3 состоялась защита диссертации на соискание ученой степени кандидата филологических наук
19.12.2025
