Казан университетында татар филологиясе
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында КДУда татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80, Казан университетының 220 еллык юбилейлары уңаеннан “Казан университетында Мәдәниятләр диалогы киңлегендә татар филологиясе” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып үтте
2024 елның 22-23 ноябрь көннәрендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында КДУда татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80, Казан университетының 220 еллык юбилейлары уңаеннан “Казан университетында Мәдәниятләр диалогы киңлегендә татар филологиясе” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Конференция катнаш форматта оештырылды.
Конференциянең төп максаты Казан университетында татар филологиясе юнәлешенең формалашуы, үсеше һәм киләчәге, мәдәниятләр диалогы пространствосында милли телләрне һәм әдәбиятларны өйрәнүнең заманча стратегияләре хакында сөйләшү иде.
Конференциянең тантаналы өлешен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының фән эшләре буенча директор урынбасары Искәндәр Энгель улы Ярмәкәев һәм Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов ачып җибәрде. Алар университет тарихында татар теле һәм әдәбияты бүлегенең ролен, әһәмиятен ассызыклап үттеләр, бүгенге торышы белән таныштырдылар.
Чарада Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Илдар улы Халиков, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фән эшләре буенча директор урынбасары Олег Ришат улы Хисамов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов, Казан федераль университеты каршында эшләп килүче Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры, Татар филологиясе һәм тарихы факультетының 2011 елгы чыгарылыш вәкиле Рамил Рәшит улы Гайнуллин, 27 татар гимназиясеннән вәкилләр катнашты.
Пленар утырышта татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Ф.С. Сәйфуллина, татар тел белеме кафедрасы мөдире, профессор Г.Р. Галиуллина, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Н.М. Юсупова, Азәрбәйҗан Фәннәр академиясенең Архитектура һәм сәнгать институты гыйльми сәркатибе В.Г. Керимли докладлары тыңланды.
Конференция үзенең эшен биш секциягә бүленеп дәвам итте, аларда яңгыраган чыгышлар татар филологиясенең төрле юнәлешләрендә барган эзләнүләрне тәкъдим итте.
Татар әдәбияты кафедрасы профессоры Н.М. Юсупова
Последние новости:
Казан университетында татар филологиясе
25.11.2024
Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызына “Ветеран” күкрәк билгесе тапшырылды
25.11.2024
КФУда күренекле тел галиме Фәрит Йосыповның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр
25.11.2024
Русский язык, я люблю тебя!
25.11.2024
Полезные знания и актуальная информация об формировании компетенций учителей иностранного языка