КФУ Каракалпак дәүләт университетында конференциядә катнашты
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре конференциядә катнашты.
28 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә Бердах исемендәге Каракалпак дәүләт университетында (Каракалпакстан Республикасы, Нөкөс шәһәре) «Каракалпак теле һәм әдәбияты» белгечлегенең 90 еллыгына багышланган «Хәзерге каракалпак филологиясенең мөһим мәсьәләләре» исемле халыкара фәнни-гамәли конференция узды.
Конференциядә 200дән артык галим катнашты. Алар арасында Каракалпакстан Республикасы Югары Киңәше һәм Министрлар Советы вәкилләре, Югары белем, фән һәм инновацияләр министрлыгы вәкилләре, чит ил кунаклары, республиканың алдынгы югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре галимнәре, иҗат әһелләре, университет укытучылары һәм студентлары, киң җәмәгатьчелек, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре И.А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге Чит ил филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе деканы, профессор Эльзара Василовна Гафиатова һәм татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Ихсановна Минһаҗева бар иде.
Ачылыш тантанасында Каракалпакстан Республикасы Югары Киңәш комитеты рәисе Мурат Атамуратов чыгыш ясап, конференция катнашучыларын «Каракалпак теле һәм әдәбияты» белгечлегенең 90 еллыгы белән котлады, галимнәргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Пленар һәм секция утырышларында каракалпак филологиясе тарихы, төрки халыкларның чагыштырма филологиясе, хәзерге тел һәм әдәбият белемендәге актуаль мәсьәләләр, милли әдәбиятларны, тел һәм фольклорны өйрәнү, кадрларны инновацион алымнар ярдәмендә әзерләү кебек темалар тирәнтен өйрәнелде. Уртак проектлар турында сөйләшүләр узды.
Конференциянең фәнни өлешеннән соң Каракалпакстан сәнгать сараенда каракалпак халкының бай мәдәниятен чагылдырган тантаналы концерт программасы узды Каракалпакстанның мәдәният министры Темирбаев Бегисбай Жумабаевич, Казаннан килгән кунаклар өчен, татарча, «Кышкы романс» («Син — гомер агышларым». Рим Хәсәнов көе Наҗар Нәҗми сүзләре) җырын башкарды.
Фәнни-гамәли конференция һәм мәдәни чаралар фән, белем һәм мәдәният бердәмлегенең ачык мисалына әверелде, фәннең алга таба үсешенә яңа этәргеч бирде.
Татар әдәбияты кафедрасы, Ләйлә Минһаҗева, фото: автордан
Последние новости:
От теории к практике: учителя иностранных языков прошли стажировку в школе «Адымнар»
10.02.2026
Ждем на втором туре олимпиады МагистриУМ по РКИ
10.02.2026
Приглашаем на День открытых дверей
10.02.2026
Spell Battle: открываем 2026 год со школьниками Лицея № 177 г.Казань!
10.02.2026
Искусство диалога: поздравляем с Днем дипломата!
10.02.2026
