КФУ студентлары аэрокосмик инженер Надир Баһавиев белән очрашты
КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты студентлары аэрокосмик инженер Надир Баһавиев белән очрашуда булды. Әлеге төркем белгечлеге филология белән бәйле булмаса да, үз теләкләре белән татар теле дәресләрен сайлавы белән үзенчәлекле. Чараны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының nатар теле белеме кафедрасы доценты, язучы Халисә Ширмән оештырды.
Надир Баһавиев – ракеталар конструкторы, космик ракеталар өчен двигательләрне 3D-печать ярдәмендә ясау белән шөгыльләнә. Гаиләсе белән бергә 2000 нче елларда Америкага күченгән, Калифорния штатында эшләгән, “Bagaveev corporation” исемле стартап ширкатен оештырган, хәзер Казанда яши. Бүгенге дөньяда чын галимнәр, эзләнүчеләр өчен чикләр юк. Күп еллар татарлар күпләп яши торган төбәктән читтә торса да, инженерның туган теленә булган кызыксынуы арта гына.
«Кайсы телдә сөйләшсәң, шул халыкка хезмәт итәсең», – ди ул.
Галәм киңлекләре белән кызыксыну халкыбызда борынгы заманнарда да булуын раслап, Надир әфәнде «Киек каз юлы» төшенчәсен мисал итеп китерде. Борынгы бабаларыбыз йолдызлы күккә карап, галактиканы киек каз юлына охшатканнар, бу термин грек теленнән тәрҗемә ителмәгән.
«Сызымнарны да татар телендә эшләп була», — ди конструктор.
Моннан тыш, рун язуы бүгенге көндә дә актуаль дип саный ул һәм каллиграф Айзат Минһаҗи белән берлектә уртак төрки яңарун әлифбасын төзегән.
Надир Баһавиев үз эшчәнлеге турында сөйләде. Хәзер ул зуррак детальләрне чыгарып була торган 3D-принтер ясау белән мәшгуль. Ә хыялы – звездолет төзү икән. Аның татарчасын да уйлап тапкан – йолдызат.
Конструктор студентларның укуы, алдагы хезмәт юлына планнары белән дә кызыксынып, аларга уңышлар теләде. Очрашу турында истәлек итеп, Халисә Хатыйп кызы аңа Адлер Тимергалинның “Русча-татарча астрономия терминнары сүзлеге”н бүләк итте.
10.2-301 төркем студенты Ралинә Хәбирова, фото: автордан
Последние новости:
«Я люблю тебя, жизнь!»: состоялся творческий юбилейный вечер профессора Маргариты Яковлевны Коварской
01.04.2026
В ИФМК состоялось расширенное собрание старост: итоги конференции, учебный график и социальная активность
01.04.2026
Наглядность со смыслом: как инфографика помогает в изучении немецкого языка
01.04.2026
Говорим НЕТ коррупции
01.04.2026
Диалог со школой: преподаватели КФУ оценивали работы в школьной научной конференции
01.04.2026
